Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СПАРТАКИАДА КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш районы җиңүче җитәкчеләрен атады (+ФОТОЛАР)

Өч спорт төре буенча нәтиҗәләрне берләштерү бәрабәренә райондагы иң көчле җитәкчеләр ачыкланды.

Ватанны саклаучылар көнендә Актанышта үткән җитәкчеләр спартакиадасына нәтиҗәләр “Батыр” спорткомплексында  ясалды. 


Һәр спорт төре буенча шәхси беренчелектә җиңүчеләр аерым билгеләнде. Аларны район башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте. 


Өч спорт төре буенча нәтиҗәләрне берләштерү бәрабәренә исә райондагы иң көчле җитәкчеләр ачыкланды. 


45 яшькә кадәр булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында гуманитар гимназия директоры Рузилә Гарипова  лаеклы беренче урынга ия булды. Икенче урында  - "Наско"ның Актаныштагы филиалы җитәкчесе Эльвира Айбашева. Җиңүчеләр исемлеген беренче санлы балалар бакчасыннан Лилия Закирҗанова йомгаклады. 


45 яшьтән өлкәнрәк гүзәл затларыбыз арасында  Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллинага тиңнәр табылмады. Икенче урында -  Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табибы урынбасары Луиза Хафизова, өченче урынга район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова лаек булды. 


50  яшькә кадәр булган ир-ат  җитәкчеләр арасында Балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин җиңүче дип танылды. Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айгиз  Мәгъданов – мактаулы икенче урында. Өченче урын иясе – район полиция бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов. 


Спартакиадада 50  яшьтән өлкәнрәк  булган җиңүчеләр исемлеген район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкли. Энгель Нәвап улы катнашкан һәр спорт төре буенча фәкать беренче урыннар алуы белән аерым мактауга лаек. Икенче урында – үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хаев. Өченче урын исә Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдиновка бирелде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев