Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актаныш җитәкчеләре Ватанны саклаучылар көнен спорт бәйрәме белән каршы алды (+ФОТОЛАР)

Актаныш районында йөздән артык оешма, учреждение, предприятие исәпләнүен искә алсак, ярышка "кузгатылучылар”ның сан-исәбен чамалау авырлык тудырмый. 

Быел да Актаныш районы Ватанны саклаучылар көнен җитәкчеләрнең спартакиадасы белән каршы алды. 


Күркәм традициягә әверелгән спорт бәйрәме шимбә көнне оешма-предприятие җитәкчеләрен, мәктәп директорларын, җирлек башлыкларын көчлелектә, җитезлектә сынады. 


Актаныш районында йөздән артык оешма, учреждение, предприятие исәпләнүен искә алсак, ярышка "кузгатылучылар”ның сан-исәбен чамалау авырлык тудырмый. 


"Җитәкчеләр үзләре үрнәк күрсәтми торып, аларның хезмәткәрләрендә спортка кызыксыну уятып булмый!" дигән фикерне узган елгы спартакиадада ук Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов яңгыраткан иде. Шәп фикер, дөрес фикер! Җиңү тәмен дә, җиңелү ачысын да үз җилкәләрендә татыган җитәкчеләр алга таба инде спортка бөтен коллективлары белән ныклап тартылырлар дигән өмет зур. 

Бүген җитәкче затларның  “Бүләк” чаңгы юлыннан башланган ярышы “Лачын” боз сараенда, “Дулкын” бассейнында, “Батыр” спорт комплексында дәвам итте. Шорт-трек, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон ярышлары буенча шәхси урыннар билгеләнсә, волейбол, аркан тартышу буенча оешма-предприятие, мәгариф хезмәткәрләре һәм җирлек башлыклары арасында җиңүче командалар аталачак. Шунысы мөһим, бүгенге спартакиадада җитәкче статусына ия һәркемгә өч төр ярышта катнашу мәҗбүри шарт итеп куелган иде, шуларның берсе – чаңгы. 

Сүз дә юк,  җитәкчеләр арасында даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Бүген андыйларга ярыш төрләре бик җиңел бирелде. Андыйлар башкаларны сынады, әмма үзләре сынатмады!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев