Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТИЗДӘН АКТАНЫШТА: ТР “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннары программасы

10 -14 сентябрь көннәрендә Актаныш районы Республиканың "Авыл яшьләре" дип исемләнгән XI Җәйге спорт уеннарын үзендә кабул итә.

10 сентябрьдә волейбол командаларының Актанышка килүе көтелә. Волейбол (ир-атлар) –  “Батыр” спорт комплексында. Волейбол (хатын-кызлар) – технология техникумында. Ярышлар 11, 12 сентябрьдә 10.00-18.00 сәг., 13 сентябрьдә 10.00-16-00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.тә уза.

11 сентябрьдә өстәл теннисында уйнаучылар, савымчылар, механизаторлар килә. 

Өстәл теннисы ярышлары – “Иман” спорт комплексында, 12 сентябрьдә 9.00-20.00 сәг., 13 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг., 14 сентябрьдә 10.30-12.00 сәг. 

Савымчыларның җиңел атлетика ярышы – үзәк стадионда, 12 сентябрьдә 11.00-12.00 сәг. Савымчыларның саву аппаратларын сүтеп-җыю ярышлары – сабантуй урынында, 12 сентябрьдә 17.30-18.30 сәг., 13 сентябрьдә 9.00-15.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.  
Механизаторларның җиңел атлетика ярышы – үзәк стадионда, 12 сентябрьдә 12.00-13.00 сәг. 

Механизаторларның трактор йөртүе – сабантуй урынында, 12 сентябрьдә 16.30-18.30 сәг., 13 сентябрьдә 9.00-15.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.

Көчлеләрне ачыклау – “Батыр” спорт комплексында, 12 сентябрьдә 16.00-17.00 сәг. (ир-атлар һәм хатын-кызлар гәүдә күтәрүдә). 

Мас-рестлинг – Җиңү паркы мәйданында, 12 сентябрьдә 15.00-18.30 сәг., 13 сентябрьдә 9.30-14.00 сәг., 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг. 

Көрәш – гимназия-интернат спортзалында, 12 сентябрьдә 15.00-18.30 сәг. 13 сентябрьдә 9.30-14.00 сәг, 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.

Җиңел атлетика – үзәк стадионда 13 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг., 13.00-16.00 сәг. 14 сентябрьдә 9.00-12.00 сәг.

Шашка –  балалар иҗат үзәгендә 13 сентябрьдә 10.00-16.00 сәг., 14 сентябрьдә  9.00-12.00 сәг.

Шахмат –  балалар иҗат үзәгендә 13 сентябрьдә 10.00-16.00 сәг., 14 сентябрьдә  9.00-12.00 сәг.

Бадминтон – “Батыр” спорт комплексында 13 сентябрьдә 10.00-16.00 сәг., 14 сентябрьдә  9.00-12.00 сәг.

Аркан тартышу – чаңгы трассасында 13 сентябрьдә 15.00-17.00 сәг. 3-4, 1-2 урыннар өчен финал ярышлары 19.00-20.00 сәг.

Ачылу тантанасы – үзәк стадионда 13 сентябрьдә 18.00 сәг.. Концерт. Мас-рестлинг, көрәш, җиңел атлетика буенча җиңүчеләрне бүләкләү.

Волейбол, өстәл теннисы, мас-рестлинг, көрәш, җиңел атлетика, шашка, шахмат, бадминтон, саву аппаратларын сүтеп җыю, трактор йөртү буенча финал уеннары 14 сентябрьдә. 

Ябылу тантанасы – үзәк стадионда 14 сентябрьдә 17.00 сәг. Барлык төр ярышлар буенча җиңүчеләрне бүләкләү. 

Хөкемдарларның коллегия киңәшмәләре район мәдәният йортында үткәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев