Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТУКТАЛ, МИЗГЕЛ, СИН ИСКИТКЕЧ: "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш сәхнәсендә "ут уйнатты" (+БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Тамаша залында алма төшәр дә урын булмау концертның  бик затлы, югары әзерлекле, иң мөһиме, сагындырылган булуын раслады. Афәрин, агыйделлеләр! Афәрин Актаныш кызлары, Актаныш егетләре!

Чишмә башы гүзәл Актаныштан юл алган данлыклы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүген инде Татарстанда гына түгел, чит өлкәдәрдә гомер кичерүче милли җанлы тамашачыларның мәхәббәтен һәм ихтирамын яулауга ирешкән, үз статусын дәрәҗәле сәхнәләрдә күп тапкырлар раслаган, мәдәният дөньясында зур танылу алган ансамбль. 

Бүген аның үз исеме, үз тамашачысы, үз репертуары, үз тату гаиләсе бар. Актаныш сәхнәсендә йолдыз булып атылып, нуры еракларга таралган "Агыйдел"нең еллар буе яшәп килгән күркәм традицияләре дә үзенчәлекле. Шуларның берсе - ике елга бер тапкыр үзләренең өр-яңа концерт программасын республиканың иң данлыклы сәхнәсе аша Казан тамашачысына тәкъдим итү. Казанлылар әлеге моң бәйрәмен һәрвакыт зарыгып көтеп ала, башкалада яшәүче күпсанлы якташларыбызның һәрберсе биредә көтеп алынган кунак. 

Актаныш тамашачысы алдында да М.Җәлил исемендәге премия иясе "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле ел да имтихан тота, шул рәвешле еллык эшчәнлегенә исәп-хисап ясый ул. 

Райодашларыбыз көтеп алган быелгы концерт программасы җыр-моң сөюче тамашачыны 17 декабрь кичендә Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йортына җыйды. Актанышның йөзек кашына әверелгән ансамбльнең чыгышын карап хозурланырга килүчеләр арасында җитәкчеләр дә, ак яулыклы апалар да, мөгаллим-мөгаллимәләр дә, табиб-шәфкать туташлары да, мәктәп укучылары да бар иде. Шунысы игътибарга лаек, бүген “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тугры тамашачысы белән беррәттән моң бәйрәмен Магнитогорск шәһәреннән килгән милләттәшләребез дә  тамаша кылды. 


Тамаша залында алма төшәр дә урын булмау концертның  бик затлы, югары әзерлекле, иң мөһиме, сагындырылган булуын раслады. Афәрин, агыйделлеләр! Афәрин Актаныш кызлары, Актаныш егетләре!


Инде 21 декабрь көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан сәхнәсендә имтихан тотачак.  Асыл егет-кызларыбызга уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев