Актаныш

УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ УҢАЕННАН: Актаныш үзенең мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Әлеге хезмәт ияләренә тәбрик сүзләрен район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән беррәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогина да ирештерде.

Әле күптән түгел генә Актаныш районы педагогларын август киңәшмәсе үзенә җыйган иде. Бүген исә мөгаллимнәребез Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортына һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге хезмәт ияләренә тәбрик сүзләрен район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән беррәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогина да  ирештерде. 


Тантаналы чарада  хезмәтләре нәтиҗәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназиянең химия укытучысы Р.И.Гариповага һәм Актанышның икенче санлы мәктәбендә рус телен укытучы Р.З. Колыевага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән дәрәҗәле исем бирелде.  Икенче санлы мәктәп укытучысы Г.З. Кәшфиева РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына ия булды.  Шулай ук бер төркем мәгариф хезмәткәре Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттаховның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чара барышында “Ел укытучысы -2018” җиңүчеләре дә, мәктәп директорларының уку-укыту буенча урынбасарлары да сәхнәгә күтәрелде. 


Укытучылар көне Актанышта зур оешканлык белән үтте. Район башлыгы мәгариф хезмәткәрләренә үзгә бүләк тә әзерләгән иде. Алар хозурына Г.Камал театры артистлары тамаша тәкъдим итте. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: