Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯҢА УКУ ЕЛЫНА - СӨЕНЕЧЛЕ САННАР БЕЛӘН: Быел Актаныш технология техникумында 341 студент белем алачак (+ФОТОЛАР)

Кайчандыр техникум яңа уку елын 200гә якын студент белән генә башласа, быел инде  ул биредә белем алырга теләүчеләрнең артуы белән дә лаек горурлана ала.

Ресурс үзәк буларак формалашкан Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә  урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты. 

Кайчандыр техникум яңа уку елын 200гә якын студент белән генә башласа, быел инде  ул биредә белем алырга теләүчеләрнең артуы белән дә лаек горурлана ала. Яңа уку елын ресурс үзәк 341 студент  белән башлап җибәрде – 2 сентябрь көнне техникумда 2019-20120 уку елына  рәсми старт бирелеп, төркем студентларын  кыңгырау кабинетларга дәште. 

Бәйрәм тантанасында катнашкан район башлыгы Энгель Нәвап улы быел беренче курска килгән студентларга техникумның районда тоткан дәрәҗәле урынын азсызыклап, биредә  уку-укыту системасының елдан-ел камилләшә баруын билгеләп үтте. Шулай да район башлыгы киләсе елларда студентлар санын тагын да арттыруны бурыч итеп куйды. 


- Техникум  500 - 550 балага  белем бирергә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә сынатмый торган, ышанычлы  кадрлар әзерләргә тиеш, - дип искәртте ул. 

Моның өчен, билгеле, белем бирү сыйфатын тагын да яхшырту, белгечлекләр санын арттыру, кыска вакытлы курслар оештыру мөһим шартлар булып тора. 

Реклама

Техникум директоры Илшат Гәбделхаев та студентларны яңа уку елы белән тәбрик итте.

Җитәкче техникум өчен  югары ук йортлары, “КамАЗ” җәмгыяте, район хуҗалыклары белән ике арада булдырылган хезмәттәшлекләрнең мөһим адым булуын билгеләп үтте.  Техникумны тәмамлаган 8  студентның Казан дәүләт аграр университетытында белем алуларын дәвам итүләре дә игътибарга лаек яңалык иде. Гомумән, Илшат Илфат улы Актаныш технология техникумында белем алуның бик күп уңай якларын санады. Аларның берсе: 3-4 ел уку дәверендә берничә төрле һөнәр үзләштерү. Өстәвенә, техникум хәзер WorldSkills стандартлары буенча укыта, ягъни студентлар  заман белән бер адымда атлый дигән сүз бу. 

Актаныш технология техникумының яңа уку елына педагогик кадрлары да шактый зур үзгәрешләр кичергән. Студентларга, аларның әти-әниләренә яңа педагогик состав белән танышу мөмкинлеге бәйрәм линейкасында ук тудырылды. 

Быел техникумда уку-укыту буенча директор урынбасары вазыйфаларын Юлия Илькаева башкарачак, директорның  методик һәм кадрлар белән эшчәнлек буенча урынбасары итеп Роза Имамова билгеләнгән. Илһам Шакировка - укыту-практик эшчәнлек, Зөлфия Хафизовага  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфалары йөкләтелгән. Быелдан студентларны химия һәм биология серләренә Айдар Низамов төшендерсә, ОБЖ фәнен шулай ук яңа педагог – Суфиян Илькаев укытачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев