Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯРМИНКӘ САТУ ИТӘ: Актанышта тәүге көзге ярминкә гөрләде (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Синоптиклар алдан ук фараз иткән яңгыр Актанышта үткән тәүге көзге ярминкәнең ямен бераз җибәрсә дә, оештырылуы ягыннан ул халыктан югары бәя алды.

Актанышлыларга тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортиментына тел-теш тигезерлек түгел иде, сатуга куелган товар халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерде.  Бәяләр дә чагыштырмача кулай тоелды. 

Гадәттәгечә, ярминкәгә килүчеләр, нигездә, мал - кош  ите, кәбестә, балык, май сатылган нокталарны буш тотмады. Мәктәпләр дә үз кассаларын сизелерлек баетты бүгенге ярминкәдә. Еллар дәвамында сатып алучыларның ышанычын яулаган хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен бер-ике сәгать эчендә сатып бетерүгә иреште. 

Чалманарат авылыннан шәхси эшмәкәр Ибраһимовның да ярминкә саен үз сатып алучысы бар: 
- Актаныш халкына итнең килограммын  250-280 сумнан саттык. Яратып алдылар, аллага шөкер. Яр Чаллы шәһәрендә үткән ярминкәләрдә дә даими катнашам. Анда да үз клиентларым бар, - диде ит хуҗасы. 

Ярминкәгә килүчеләр кош итен дә чират торып алды. Түбән Гәрәй авылыннан Айнур Хабировның КФХсы сатуга күркә түшкәләре куйган иде. Авырлыгы унар килограммга җиткән күркәләрне күрер өчен генә дә су буе чират җыелган иде. Әлеге хуҗалык та сатып алучылар тарафыннан еллар буе сыналган. 
-Беренче ярминкәгә җитештерү өчен күркәләрне бик иртә алабыз. Аларны тәрбияләү өчен бик күп хезмәт сарыф итәбез. Мондый ярминкәләр җитештерелгән продукцияне реализацияләү өчен менә дигән мөмкинлек. Оештыручыларга зур рәхмәт, - ди Хабировлар. 

Өлкәннәр ункөнлегенә старт биргән бүгенге районкүләм чара Актаныш ярминкәләренә старт та бирде. Алга таба ике атнага бер тапкыр оештырылачак алар. Бүгенге ярминкәгә килгәндә, һава торышы бодай, арыш ише культураларны күпләп сатарга килүчеләргә күпмедер дәрәҗәдә аяк чалган булып чыкты. Халык, ихтыяҗы булса да, өстән явып торганда, капчыклап бөртеклеләрне алырга ашыкмады. Ярминкәнең икенче дулкынында һава шартлары уңай булыр дип өметләнә алар. 

Сүз уңаеннан, бүген районның ”Таң” хуҗалыгы тере мал белән дә сату итте. Авырлыклары 85-95әр килограммга кадәр җиткән ит токымлы бозаулар алып килгән иде алар. Карап торышка ук көр, гәүдәле  малкайларны бик теләп алганнар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев