Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯШЬЛЕККӘ КАЙТА-КАЙТА: Татар дөньясының бөек улы Данил Салихов 60 яшьлек юбилеен Актанышта каршы алды (+ БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Данил Салиховның иҗат кичәсе гөрләгән Актаныш сәхнәсе бу кичтә тамашачыны җырлатты да, елатты да.

Бүген, 7 октябрь көнне якташыбыз, татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшен каршы алды. Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте. Данил Хәбибрахман улының туган авылы Кировта башланып киткән иҗат кичәсе район үзәге Актанышта дәвам итте. Бүген якташыбызны иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән бер сафта Актаныш үзе, аның халкы да тәбрик итте. 

Данил Салиховның юбилей кичәсе аның башкаруындагы "Олы юлның тузаны" дип исемләнгән җыр белән ачылды. Якташыбызның ихлас кичерешләрен чагылдырган җырны райондашларыбыз әсәрләнеп тыңлады, башкаручыны кайнар алкышларга төрде.
Юбилярның гомер юлы, иҗат киңлекләрен барлау белән үрелеп барган тантана эчтәлеге ягыннан бай, зәвыклы иде. 

Реклама

- Татар дөньясының бөтен якты йолдызлары бер залга җыйналган бик матур, иҗади, әһәмиятле чара бу, - дип башлады үз сүзен Актаныш район башлыгы Э.Н. Фәттахов, - безнең Актанышны үз исемегез, үз талантыгыз белән таныткан райондашларыбызның берсе Сез! Сезнең белән горурланабыз, Сезне чиксез хөрмәт итәбез, - дип, Энгель Нәвап улы Данил Салиховка үз бүләген һәм Актаныш чәкчәген тапшырды.
Бүген Данил Хәбибрахман улын Актаныш сәхнәсе түреннән якташ язучы- шагыйрьләр дә, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атаклы каләмдәшләре дә юбилее уңаеннан кайнар котлады. 

Данил Салиховның иҗат кичәсе гөрләгән Актаныш сәхнәсе бу кичтә тамашачыны җырлатты да, елатты да. Залда утыручылар С.Өметбаев исемендәге Минзәлә һәм Әлмәт дәүләт театрларының данлыклы артистлары аша Киров егете Данил Салиховның әсәрләре белән яшәде, аның эзеннән драматургның тормыш юлын барлады, шул рәвешле якташыбызның күркәм юбилеен бәйрәм итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев