Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯШЕЛЛЕККӘ ТӨРИК АКТАНЫШНЫ!: Районда «Урман атналыгы-2019» акциясе башланды (+ФОТОЛАР)

Уртак тырышлык белән Җиңүнең 30 еллыгы һәм Комсомол урамнарында 60 төп чыршы утыртылды. 

5 октябрьдән Татарстанда «Урман атналыгы-2019» табигатьне саклау акциясе старт ала. 12сенә кадәр дәвам итәчәк чара  Актаныш районында 4 октябрь көнне үк башланды. Бүген район үзәгендә урнашкан  оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре бердәм төстә агач утырту өмәсенә чыкты. 

Уртак тырышлык белән Җиңүнең 30 еллыгы һәм Комсомол урамнарында 60 төп чыршы утыртылды. 

Актанышны яшелләндерүне максат итеп куйган чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Хезмәт коллективлары белән берлектә ул Җиңүнең 30 елллыгы урамына чыршы утыртты. 

Реклама

Район хакиме «Урман атналыгы-2019» кысаларында үзәктә генә түгел, җирлекләрдә дә агач утырту акцияләре оештырылачагын билгеләп үтте һәм һәркемне әлеге чарага үз өлешен кертергә чакырды. 

-    Акция агач утыртуны гына түгел, бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итүне  максат итеп куя. Шуңа күрә аның мәгънәсен һәм бурычларын, шулай ук мәйданчыкларның адресларын халыкка җиткерү мөһим. Бер кеше бер генә агач утыртса да, районыбызны яшеллеккә күмү юнәлешендә зур эш башкарылачак, - дип искәртте Энгель Нәвап улы. 
-    
Акциядә катнашучыларны агач үсентеләре белән урманчылар тәэмин итә. Алдагы көннәрдә дә район үзәгендә, 57 бистәдә яшелләндерү юнәлешендә хәрәкәт дәвам итәчәк. Сез дә бу эштән читтә калмасагыз иде, хөрмәтле райондашлар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев