Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯШӘЕШ: Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актанышка эшлекле сәфәр кылды

Бүген – 30 октябрь көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Актанышка эшлекле сәфәр кылды.

Әлфия Гомәр кызы районда һәм җирлекләрдә федераль проект кысаларында  бүлеп бирелгән акчаларның  нәтиҗәле файдаланылуын карады, социаль объектларда булып, халык, хезмәткәрләр, укытучылар, балалар белән аралашты, аларның фикерләрен тыңлады.

Депутат эш сәфәре кысаларында Чалманарат мәдәният йортында, Кәзкәй фельдшер-акушерлык пунктында, Актаныш кадет-интернат мәктәбендә, Актаныш технологик техникумында, Актанышның 1 нче мәктәбендә булды, район Советы бинасында  кабул итү үткәрде.

Актанышның  1 нче мәктәбендә Әлфия Гомәр кызы "Мәгариф" милли проекты кысаларында эшләп килүче “Заманча мәктәп” федераль проектының “Үсеш ноктасы” бүлмәләрендә алып барылган эшчәнлек белән танышты.

Авылларда һәм кече шәһәрләрдә "Үсеш нокталары" булдыру "Заманча мәктәп" федераль проектында бу максатларга 3,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Мондый үзәкләр барлыкка килгән мәктәпләрдә матди-техник база яңартыла, яңа җиһазлар сатып алына. Болар барысы да "Технология", "Информатика", "Тормыш иминлеге нигезләре" фәннәре буенча балаларны яңача укытырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев