Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Республиканың Уңыш бәйрәмендә безнекеләр ТР Президентын Актаныш икмәге белән каршы алды

Республиканың Уңыш бәйрәмендә Актаныш районы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, иң күп икмәк үстерүче районнарның берсе буларак, Актаныш икмәге белән каршы алды.

Президент алга куйган максатлар - экологик чиста икмәк үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче кооперативлары булдыру юнәлешендә дә безнең районның үз тәҗрибәсе бар.

Уңыш бәйрәме сөенечле мизгелләргә бай булды. Шуларның иң мәртәбәлесе - Марат Готыф улы Әхмәтовка Александр Невский ордены бирелде.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов инстаграмдагы шәхси битендә игенчеләребезне һәм Марат Готыф улын мәртәбәле җиңү белән шәхсән үзе һәм райондашлар исеменнән тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев