Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНДА: Актаныш “Авыл яшьләре” ХI җәйге спорт уеннарын кабул итә

10 -14 сентябрь көннәрендә Актаныш районы  Республиканың "Авыл яшьләре" дип исемләнгән XI Җәйге спорт уеннарын үзендә кабул итә.

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган уеннар Актаныш үзәгендәге берничә мәйданчыкта җәелдерелеп,  ул авылда яшәүче яшьләрне спортка тарту, спорт өлкәсендә үсәр өчен мөмкинлекләр булдыру ягыннан масштабы һәм югары әзерлек дәрәҗәсе буенча тиңдәшсез спорт бәйрәменә әверәчәк дип искәртә оештыручылар. 

"Авыл яшьләре" спорт уеннарының тарихы 1998 елга барып тоташа. Уенның тәүгесе Яшел Үзән районында старт алган булса, егерме елга якын вакыт аралыгында әлеге спорт чарасы республиканың шактый районында үз эзен калдыруы белән истәлекле: Минзәлә, Зәй, Алабуга, Биектау... Ике елга бер тапкыр үткәрелүче уеннарның географиясе елдан-ел киңәя. 

Актаныш яшьләре бу спорт уеннарында даими катнашып килсә дә, кызганычка каршы, районга  призлы урынга керү бәхете нибары бер тапкыр – 2013 елда,  Минзәлә шәһәрендә  елмайган. Шулай да безнең район  "Авыл яшьләре" рейтингында,  Кукмара, Арча, Балтач, Мамадыш, Саба, Буа, Биектау районнарыннан гына калышып, сигезенче урынны биләп тора. 

Быел исә актанышлылар "Авыл яшьләре" XI Җәйге спорт уеннарын зур әзерлек белән каршы ала: 43 районны кабул итәрлек оештыру  әзерлеге белән беррәттән спорт төрләрендә дә сынатмаска исәп тота алар. 

3 сентябрь көнне район хакимияте бинасында үткән сишәмбе брифингы да алда торган шушы әһәмиятле спорт уеннарын үткәрүгә әзерлек темасына багышланып, аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, җаваплы вазифаи затлар, журналистлар  катнашты. 

Быел да  “Авыл яшьләре” уеннары Татарстанны тулысынча колачлап, 1400гә якын  катнашучыны үзенә туплаячак. Ярышлар 14 спорт төре буенча оештырыла: хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол, мас-рестлинг, көрәш, җиңел атлетика, шашка, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, канат тарту, гимнастика, гер спорты,  сыер савучылар һәм механизаторлар осталыгы буенча ярышлар. Болар хакында залда утыручыларга район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев бәян итте. 

Айдар Илфат улы шулай ук үз чыгышында Актаныш районы данын яклаячак команда составын да тәгаенләде. 69 райондашыбыздан торган командада 3 спорт мастеры (Азат Гәбрәшитов, Марат Солтанов, Раил Сираев), спорт мастерына 4  кандидат (Раббани Нургалиев, Искәндәр Хадиев, Равил Хаҗиев, Ирек Мөхәммәтов),  ФИДЕ мастеры Илдар Имамовларның булуы ук Актаныш командасының яхшы нәтиҗәләр күрсәтүгә йөз тотуын ачык чагылдыра. Команда составындагы 11 остазның икесе  - Илфир Әнвәров һәм Ришат Нургалиев - “ТРсының атказанган тренеры” статусына ия, Фәһим Галимов – ТРның атказанган физик культура хезмәткәре. 

Районның спорт мәктәбе директоры Ленис Әнәс улы республикакүләм “Авыл яшьләре” спорт уеннарын кабул итәчәк спорт корылмаларына тукталды.

Үзәк стадион, “Батыр” спорт комплексы, технология техникумының һәм гимназия – интернатның спорт залы, балалар иҗат үзәге, “Бүләк” чаңгы-роллер трассасы, “Яшьлек” МҮ, сабантуй мәйданы ярышларга 90 % дәрәҗәсендә әзер.  Бүгенге көндә “Иман” спорт комплексы белән бәйле күпмедер тоткарлык бар, әмма чаралар башланганчы бу спорт корылмасы да тулысынча төзекләндерелеп бетереләчәк дип ышандырды Ленис Вәлиев. 

Дүрт көн дәвам итәчәк спорт уеннарының программасы булдырылап, ул инде расланган. Аның нигезендә җаваплы затлар билгеләнеп, аларга йөкләмәләр бүленгән. 

Ярышлар 10 сентябрьдә башланса да, спорт уеннарының рәсми ачылышы 13енә билгеләнгән. Үзенчәлекләргә шактый бай булачак тантана үзәк стадионга тәгаенләнгән.  Оештыручыларның махсус “фишка”сы – стадионга "Авыл яшьләре" уеннарның флагын кертү һәм факел яндыру. Факел яндыру тантанасында танылган актанышлылар: төрле спорт ярышлары җиңүче һәм призерлары, алдынгы механизаторлар катнашыр дип көтелә. 

Киң масштаблы спорт чарасының мәдәни ягын брифингта башкарма комитетның социаль агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров  ачты. 

- Төп максат – Актанышның сәнгатен, мәдәниятен килгән кунакларга тулы дәрәҗәдә тәкъдим итү. Ачылыш чарасы 3 бүлектән торачак.  Бер-берсен алыштырып барачак блокларга республика, район яулаган үрләрне күрсәтү дә, буыннар чылбырының дәвамлылыгын сурәтләү дә, гомумән, бик күп матур мизгелләр  салынган. Райондашларыбыз чараның ачылу тантанасын да, уеннарны да игътибарсыз калдырмас, үз спортчыларыбыз өчен җан атарга килер дигән өметтә калам, - дип, Альберт Мирхәт улы барча халыкны спорт бәйрәменә чакырды. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә брифингта катнашып, үз юнәлешләрендәге әзерлек эшләренең барышы белән таныштырдылар. 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов “Авыл яшьләре” спорт уеннарында хөкемдарлык эшчәнлеген алып барачак. Ул, чараны оештыруда катнашучы вазифаи затларга мөрәҗәгать итеп, спорт уеннарын югары дәрәҗәдә оештырырга, тамашачы буларак катнашачак райондашларыбызга чаралар планын алдан ук җиткерергә кирәклегенә басым ясады. 

Сүз уңаеннан, “ Авыл яшьләре" XI Җәйге спорт уеннарының программасы “Актаныш таңнары” газетасында урын алачак, шулай ук барлык интернет чыганаклар да чараны яктыртып барачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев