Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЗОНАЛАРДА - КВН 2019: 20 ел дия-дия, башларым күккә тия! (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Быелгы сезонда Актаныш районының КВН уеннары үзенең  20 еллык юбилеен каршы ала. Зоналарда үткән ярышларда да бәйрәм атмосферасы яхшы ук сизелеп торды.

Ике дистә еллык тарихка ия шаяннар һәм тапкырлар клубы әгъзаләре юбилей датасына югары әзерлек белән якынлашкан. Кайбер җирлек командаларының составы бераз үзгәреш кичерсә дә, нигездә, еллар дәвамында КВН йолдызларына әверелгән райондашларны  тамашачы шундук таныды. 

Традицион рәвештә, КВНның юбилей программасы  быел да башта жюри һәм тамашачы хозурына зоналарда тәкъдим ителде. Теләкәй, Зөбәер, Иске Сәфәр, Татар Суыксуы зоналарында оештырылган бәйгеләрдә барлык җирлекләрнең дә командалары катнашты. Ни генә дисәләр дә, мәдәният хезмәткәрләре өчен әлеге шаян чара көтеп алынган бер бәйрәмгә әверелгән. Алар үзләре дә, рәхәтләнеп көләбез, фикер уртаклашабыз, җыелып яңа идеяләр уйлап чыгарабыз, очрашабыз, күрешәбез, диләр. 

Юбилей КВНы үз катнашучыларына күңелле сюрпризлар да әзерләгән булып чыкты. Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр зоналарда гына билгеләнде. Ә менә Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортына быел 25 команда да махсус чакырулы. Алар һәрберсе зур сәхнәгә күтәреләчәк, кем әйтмешли, район үзенең “геройларын” танып-белергә тиеш! 

Зона ярышларының дүртенчесе якшәмбе көнне Татар Суыксуы мәдәният йортына җыйналды. Алты команда залны “ду” китерде. Көлеп тә тордык, ичмасам. Гомумән, зона КВНнары үткән авыл халкы бик бәхетле: бер кичкә алар бөтен мәшәкатьләрен оныта, рәхәтләнеп ял итә, күздән яшь чыкканчы көлә. Бер мәл ни сәхнәне, ни залны фотога төшерә белми аптырап та тордым: сәхнәдә - уен “кайный”, залда – эчен тотып халык көлә. Менә кайда ул чын тамаша! 

Хәер, бу уңайдан уеннарның баш хөкемдары, “Кисекбашлар” КВН командасы ветераны Рөстәм Мусин мондый фикер дә әйтте: 

- Шаяннар һәм тапкырлар клубының уеннарын бөтен Актаныш районы халкы яратып карый. Зоналарда да, район үзәгендә дә. Яңа елның бал-маскарадына килгән кадәр кеше килә уеннарга. Димәк, аның дәрәҗәсе зур! 

Билгеле, КВН уеннарының төп темасы да юбилейга багышланган иде. “20 ел дия-дия, башларым күккә тия!” – менә шундый исем астында үтә ул  район күләмендә. Оештыручылар юбилей тамашасын артык катлауландырмаганнар дигән фикер белән утырдым. Нибары өч бирем. Шушы өч бирем эченә шаяннар һәм тапкырлар тулы бер тормышны сыйдыра алуга ирешкән. Мөгаен, осталык шундый булырга тиештер. 

Быел командаларның сәхнәгә чыгуын билгеләүче жирәбә дә сәхнәнең үзендә оештырылды. Анысы да бәхет эше инде, җәмәгать! Уеннарны Пучы җирлегенең “Дөбер-шатыр” командасы ачса, Иске Кормашның легендар “Базар”ы өч биремне дә иң соңгы булып күрсәтте. Нәкъ менә алар тырышлыгы белән 3 сәгатькә якын барган ярыш “тәмле” булды – җитми дә калды. 

Гадәттәгечә, зона хуҗалары – Татар Суыксуының “Көләгеш камышлары” командасы югары әзерлекле уен күрсәтте. Гомумән, һәр командада да  инде сәхнә ветераннарына әверелелгән  уенчылар бар иде. Аларның төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы ук елмаерга мәҗбүр итә – профессионаллар! 

Бу юлы да командалар бәйге нигезенә тормыштан алынган вакыйгаларны салган. Аларда – яшәеш, ачыклык таләп иткән проблемалар, тормышта кычкырып әйтергә ярамый торган чынбарлык.  Авыл халкының бөтен проблемасын сәхнә аша җиткерү, “чеметеп” алу, күтәреп мактауга, бераз таптауга корылган инде ул Актаныш КВНы – аның озак еллар буе сәхнәдән югалмавы да бәлки шуңа бәйледер дә. 

Элеккерәк елларда юлсызлыкка, сусызлыкка, утсызлыкка зарлана иде уенчылар. Шөкер, аеруча соңгы елларда районда бу мәсьәләләр уңай хәл ителеп килә – сәхнәгә үк менеп җитә алмый алар. Аның каравы, пенсия яшенең озаюы мәдәният хезмәткәрләренең үзәгенә үткән. Җирлек командаларының “яраткан” темасына әверелгән ул. 

Такталачык авылының “Кычытканнары” да быел күңелле гаҗәпләндерде. Өч кенә бөртек ир-аттан торган команда гармуннары һәм шәп такмаклары белән КВН уеннарына “пар өстәде”. Район буенча иң күп буйдакларны тәрбияләп яткан җирлек ярышта да демографик вәзгыятьне, буйдак егетләрне “сүтеп-җыйды”. 

Мәсәде җирлегенең “БМГУ” командасы, киресенчә, хатын-кызларныкы булуы белән аерылып торды. Аптырап тормыйлар – ел саен гүзәл затларыбыз ярыйсы гына уен күрсәтә. 

Быелгы КВН уены тагын бер үзенчәлеге белән истә калачак. Икенче өлештә сәхнә ял итте. Уенчыларга бөтенләй башка бурыч йөкләнгән иде – ул да булса, экранда барган мультфильм яисә кинофильм өзегенә үз тавышлары белән “җан өрү”. Мөгаен, бу бирем белән оештыручылар 20 ел үз юлын табып аккан уенга бераз “борыч” өстәргә уйлаган булгандыр. Әйе, борыч өстәлде, борычның да ниндие әле!  Бу мизгелләрдә зал, чын мәгънәсендә, “шартлады”.  Әлеге биремдә командаларның  фантазиясе дә, актерлык осталыклары да, бердәмлеге дә ачык чагылыш тапты. Киләчәктә, минем фикеремчә, бу бирем бәйгенең даими биременә кертелсә, бик отышлы булачак. 

Пучының “Дөбер-шатыр”, Татар Ямалысының “Алтын балык” командалары сәхнәгә яшьлекләре белән ямь өстәде бу кичтә. Көндәшлеккә карый, дуслык, бер-береңне алкышлар белән хуплау өстенлек итте чарада. 

Нәтиҗәләргә килгәндә, Татар Суыксуы зонасының җиңүчесе титулына Иске Кормаш  җирлегенең “Базар” командасы ия булды. Икенче урында – хуҗалар үзләре. Өченче урынны  Пучының “Дөбер-шатыры” яулады. Татар Ямалысы, Такталачык, Мәсәде командалары дүртенче, бишенче, алтынчы урыннарда. 

Башка зона лиддерлары белән дә танышып үтик: 20нче сезонда иң уңышлы чыгыш ясаучылар исемлегендә Зөбәер, Кәзкәй, Иске Сәфәр КВН командалары. 

20нче сезоннан соң, мөгаен, КВН уйнауларга нокта куелыр инде дигән имеш-мимешләргә дә язма ахырында ачыклык кертәсе  килә: юк, җәмәгать, туктатмыйбыз әле КВНны!  Егермедән соң тормыш башлана гына! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев