Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте

Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.

Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына шаярулары алар арасында яхшы мөнәсәбәтләр булуын күрсәтә, бу дәгъва билгеләре түгел. Бу турыда дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтте, дип яза «Интерфакс».

«Бу матбугат чаралары бөтен хәрефләрне дә белеп, сүзне әйтә алмаган очрак. Чыннан да, Владимир Путин белән Рөстәм Миңнеханов арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр. Россия Президенты Татарстанда ничек эш алып барылуыннан канәгать, - диде Дмитрий Песков. - Бу мөнәсәбәт – яхшы, юмор – берничек тә дәүләт башлыгыннан ниндидер дәгъва билгеләре түгел».

Кичә Россия Президенты Татарстанга эш визиты вакытында республика башлыгы адресына берничә шаян күрсәтмә ясады.

Реклама

Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка сүз бирмәкче булган, әмма ул залда күренмәгәч: «Чыккан да киткән. Кая киткән?», - диде. Аңа кадәр дәүләт башлыгы Татарстан Президентын игътибарсызлыкта шелтәләде. «Рөстәм Нургалиевич, Рөстәм Нургалиевич. Сез нәрсә, игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез. Безне тыңламый», – дип борчылуын белдергән иде Владимир Путин.

 Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/13/180768/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X