Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда Саклык банкының программистлар мәктәбе абитуриентларга тест үткәрә

Казанның «Мәктәп 21» кампусында студентларны укыту 2020 елның кышында башланачак, хәзерге вакытта конкурста бер урынга 32 кеше туры килә.

Дөнья дәрәҗәсендәге программистлар әзерли торган Саклык банкының «Мәктәп 21» белем бирү проекты Казанда белем алуга омтылган кандидатлар белән күзгә-күз очрашуларны үткәрә башлады. Уку йортына конкурста бер урынга 32 кеше туры килә. Бу хакта «Мәктәп 21»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Абитуриентлар белән күзгә-күз очрашулар программалаштыруның дүрт атналык интенсив курсы алдыннан сайлап алуның йомгаклау этабы булып тора. Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче студентлар билгеләнәчәк.

«Казанда сайлап алуда катнашу өчен барлыгы 8 меңнән артык гариза бирелгән иде. Хәтер һәм логика уеннарын 1,3 мең кеше узды, шуларның 886сы Татарстан башкаласыннан читтә яши. Сайлап алуның беренче агымында катнашу өчен гаризаларны 2 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин. Казанда мәктәп ел саен 500 программист укытып чыгарачак»,- диделәр матбугат хезмәтендә.

Кандидатларны сайлап алу дүрт этаптан тора: онлайн-уеннар, видео-интервью, күзгә-күз очрашып сөйләшү һәм программалаштыру буенча дүрт атналык сайлап алу интенсивы. Сайлап алу нәтиҗәләреннән билгеләнеп, 250дән артык катнашучы инновацион методика буенча ИТ-технологияләргә бушлай уку мөмкинлеген алачак. Шулай ук катнашучыларга тулай торак биреләчәк.

Реклама

«Мәктәп 21» — уникаль белем бирү инициативасы, ул программалаштыру өлкәсендә түләүсез белем алу мөмкинлеген бирә. «Мәктәп 21»гә укырга керү алдан алган белемгә, эш тәҗрибәсенә, программалаштыра белүгә һәм диплом булу яисә булмауга игътибар ителми.

«Мәктәп 21» проекты «Ассоциация 42» француз франшизасы буенча эшли. Ул соңгы алты елда Европа, Америка һәм илебездәге ИТ-компанияләр һәм белгечләр арасында гаять зур популярлык казанды.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196869/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X