Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда махсус почта маркасы чыгарды

Дәүләт Киңәшчесе мәртәбәле кунакка Татарстанга килгәне өчен рәхмәтен җиткерде.

Болгар ислам академиясендә Принц галиҗәнаблары Кәрим Ага Хан IV архитектура өлкәсендә премиясе тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасы чыгарылды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев моны тарихи вакыйга дип атады.

Чыгышында ул Болгар җирен яңарту өчен күп эш башкарылганын искәртте. Без тарихи һәйкәлләр белән эшләргә, торгызырга өйрәнгәнне билгеләп узды. "Бу тарихи вакыйга. Бүгенгә кадәр күбебез Принц галиҗәнаблары Кәрим Ага Хан миссиясе турында мәгълүмат буенча гына белсәк тә, бүген ул безнең каршыда тора. Безнең җирләргә кадәр килеп җитеп, безнең халыкка хөрмәт күрсәткәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт", - диде Шәймиев.

"Дөньяда кагыйдәсе шундый: истәлекле корылма төзелеп, берәр вакыйга булса, ул марка чыгару аша мәңгеләштерелә. Шушы эш тормышка ашкан өчен рәхмәт", - дип әйтте Дәүләт Киңәшчесе.

Чарада катнашучыларны Принц Кәрим Ага Хан сәламләде. "Монда булу минем өчен зур горурлык, зур мәртәбә. Дини кыйммәтләребезне саклавыбыз бик мөһим. Минем өчен бу чарада катнашу зур бәхет. Марка бөтен җиһанда тынычлыкны саклау өчен мөһим. Рәхмәт", - диде.

Кәрим Ага Хан премиясе тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасы (премия логотибы сугылган марка) 150 мең данә күләмендә әйләнешкә керә.

Реклама

Принц галиҗәнаблары һәм Минтимер Шәймиев үзара сувенир рамкалары белән дә алмашты. Мәртәбәле кунаклар бүген, шулай ук, Болгар шәһәрчеген, Болгар ислам академиясен, Ак мәчетне караячак. Архитектура һәйкәлләре буенча эскурсия узачак. Болгар цивилизациясе музеенда, Хәтер билгесендә Коръән музеенда булачаклар.

Болгарга сәфәрне чит ил журналистлары, шул исәптән, Канададан Айша Сашедина яктырта. Алексеевск районында алар өчен милли фольклор үзешчән ансамбьләр катнашында концерт үтте.

Принц Кәрим Ага Хан IV - Архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы. Ул Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү өчен килгән. Тантана иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/12/193434/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X