Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү проекты Ага Хан премиясенә лаек булды

Татарстан проекты конкурсның 42 ел эшләү дәверендә финалга чыккан бердәнбер Россия проекты.

Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү проектының архитектура өлкәсендә бирелүче Ага Хан премиясе җиңүчеләре исемлегенә эләгүе билгеле булды. Җиңүчеләрне премия директоры Фаррух Дерахшани Мираж отелендә үткән матбугат конференциясендә игълан итте.

“Татарстан проектның җиңүчеләр исемлегендә булуы - бик яхшы. Ләкин бу беренче адым гына. Без алга таба да социаль миссияне алга куярга тиешбез. Дөнья үзгәрә. Дөнья буйлап йөрсәгез, күрерсез: бөтен нәрсәнең башында - кеше”, - диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. Аның әйтүенчә, проект яшь архитекторларга үзләрен гамәлгә куярга мөмкинлек бирә.

“Бу бик мөһим премия, чөнки әгәр дә сез хезмәткәр һәм сез яхшы бинага киләсез икән, бу сезнең рухыгыз һәм кәефегез өчен яхшы, хастаханәдә атмосфера яхшы һәм ул грамоталы төзелгән булса, сез үзегезне яхшырак хис итәчәксез, мәктәп һәм университетлар югары сыйфатлы булса, сез дә яхшырак укыйсыз. Бу архитектор фикере”, - диде Фаррух Дерахшани.

“Бу премиянең үзенчәлеге - архитекторлык чишелеше генә түгел, проектның кешеләр өчен уңайлы булуы, функциональ билгеләнеше. Архитектура проектларының социаль миссиясе безнең җәмгыятьтә гамәлгә ашырылучы башка проектларга да күчәргә тиеш”, - диде Ирада Әюпова.

Реклама

Фаррух Дерахшани җиңүчеләрне котлады. “Тагын да күбрәк кешеләрне рухландырыр өчен кечкенәрәк шәһәрләргә дә барыр идем”, - диде ул.

Татарстаннан тыш, җиңүчеләр исемлегендә Бахрейн, Бангладеш, Палестина, Сенегал илләре. Быел конкурста 39 илдән барлыгы 380 проект катнашты. Жюри эше нәтиҗәләре буенча финалга 16 илдән 20 проект чыкты. Җиңүчеләр үзара 1 миллион АКШ долларын күләмендәге бүләк фондын бүлешәчәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/29/192467/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев