Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актаныш бүген тагын кунаклар кабул ите

Район башлыкларының урынбасарлары милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты

30 сентярбь көнне республика районнары башлыклары Актаныш районының милли мохитен, мәдәниятен, милли мәгарифен өйрәнү максатыннан эшлекле сәфәргә килгән иде. Чыннан да, Актанышның бу юнәлештәге эшчәнлегенә соклануларын белдерде алар. Түгәрәк өстәл артындагы фикер алышуда Актаныш тәҗрибәсен республика районнарында куллануның мөһимлеген билгеләп үтте җитәкчелек.

Милли мәдәният һәм мәгариф буенча тәҗрибә уртаклашырга килгән кунаклар иң беренче, авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен кадрлар әзерләүче Технологик техникум эшчәнлеге белән таныштып китте.

Мәдәният паркында интерактив күргәзмәләр  белән танышты. Якташыбыз, моң патшабикәсе Әлфия Авзалова истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Узган ел районда авылларның тарихын барлау максатыннан гәмәлгә куелган "Ак кирмән" проекты эшли башлады. Аның кысаларында җирлекләр үзләренең тарихларын чыгалдырылган этнографик-тарихи күргәзмәләрен эшләде. Шәҗәрәләрен булдырды. Кунаклар алар белән дә якыннан танышты.

Милли мәгариф белән танышу йөзеннән 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасында булдылар. Биредә нәниләрне татар,  рус, инглиз, телләрендә сәләмләде. Үзләре белән бергәләп "Туган тел" җырын җырлады, Тукай  шигырьләрен сөйләде.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатта булып, укучылар эшләгән проектларны карадылар. Әлфия Авзалова истәлегенә ачылган музей белән таныштылар.

Соңыннан түгәрәк өстәл янында район башлыгы Энгель Фәттахов туган телне саклау, милли тәрбия, милли мәгариф, мәдәниятне үстерү, буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев