Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ике айда – өч янгын

“Торак-2021” операциясе кысаларында профилактик чаралар дәвам итә. Гражданнарга янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр бирелә, кагыйдәләр аңлатыла.

Торак йортларда автоном хәбәр итү җайланмалары урнаштыруның кирәклеге көннән-көн ышана барабыз. Статистика шуны күрсәтә: автоном хәбәр бирүче җайланмалар ярдәмендә янгын куркынычы тиз ачыклана. Кеше гомерләре сакланып кала.

Мисал өчен, әле шушы көннәрдә генә, 21 февральдә Югары Ослан районында 17 сәгать 25 минутта торак йортта янгын чыгу турында мәгълүмат кергән.
Автоном хәбәриткеч эшләп киткән, һәм янгын сүнлерүчеләр килеп җиткәнче, 3 бала белән йорт хуҗасы йорттан чыгып өлгерә.
Районыбызда 200дән артын извещатель сатып алынды. Ләкин бу эшне активлаштырырга кирәк. Барлык йортларга да автоном җайланмалар куелырга тиеш дип саныйбыз. Шул очракта гына фаҗигаләр санын бик күпкә киметә алыр идек.

Авылларда яшәүчеләр җирлекләргә мөрәҗәгать итә алалар. Район үзәгендә яшәүчеләр МЧСтан белешергә мөмкиннәр.

Реклама

Кышкы чорда янгыннарның күпчелеге электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Торак йортны өстәмә җылыту өчен электр
җылыткычларыннан файдаланалар. Бары тик заводта эшләнгәннәрен генә кулланырга киңәш ителә.
 

Илгиз РӘШИТОВАктаныш һәм Минзәлә районнары янгын куркынычсызлыгы җитәкчелеге бүлеге инспекторы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев