Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Июнь аенда Татарстанда пенсияне үзгәртелгән график буенча түләячәкләр

Графиктагы үзгәреш ял көннәре белән бәйле.

«Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсе – Россия Почтасының филиалы пенсияне 12, 13 һәм 14нче числолар өчен 11 июньдә түләячәк. Бу хакта ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Графиктагы үзгәреш алдан торган ял көннәре белән бәйле.

Билгеләп үтелгәнчә, «Китерү хезмәте» АҖ пенсияне билгеләнгән график нигезендә илтеп җиткерәчәк.

Реклама

Шулай ук 11 июньдә кредит учреждениеләре аша график буенча пенсия бирү датасы бәйрәм көннәренә туры килгән кешеләргә дә пенсияләр һәм һәм башка социаль пособиеләр түләнәчәк.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә элегрәк искәртүләренчә, быел 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә озын яллар көтелә. Шул рәвешле, россиялеләр 12, 13 һәм 14 июньдә ял итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия

2
X