Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда яшәүче ана яңа туган баласын 100 мең сумга сатарга җыенган

Әлеге хатынның әнисе дә бу хакта белгән, баланы сату турындагы идеяне хуплаган. Казанда яшәүче яшь әни яңа туган баласын Мәскәүдә башка кешеләргә сатарга җыенган. Бу хакта Мәскәү буенча Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фикере буенча, 26 яшьлек ана Интернетта баласы өчен әти-әниләр эзләү турында игълан урнаштыра. Таба. Алар белән язышканда, хатын-кыз баласы өчен 100 мең сум акча сорый. Ризалык алганнан соң ул Мәскәүгә бара һәм баласын тапшырып, акча алу турында расписка яза. Әмма шул вакытта аны полиция хезмәткәрәре тоткарлый. Баланы махсус медицина учреждениесенә тапшыралар, хатын-кызга нинди җәза бирү турында мәсьәлә карала.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, әлеге хатынның әнисе дә бу хакта белгән, баланы сату турындагы идеяне хуплаган.

Чыганак: "Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев