Актаныш

Миңнеханов: Пандемия булмаса, электрон сәүдә мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас иде

«Нинди генә карар булмасын, без бизнеска азрак зыян салудан чыгып эш итәбез», — диде Татарстан Президенты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы эшмәкәрләре белән очрашуда коронавирус пандемиясе бизнес өчен җитди сынау булуын, әмма эшчәнлекнең кайбер төрләре өчен ул үзенчәлекле үсеш ноктасына әйләнүе турында әйтте.

«Авыр заманда яшибез, пандемия әлегәчә бетмәде. Нинди генә карар булмасын, без бизнеска азрак зыян салудан чыгып эш итәбез, тик әлегә бу эзсез узмый. Әмма мондый шартларда чәчәк аткан бизнес төрләре дә бар. Әгәр пандемия булмаса электрон сәүдә итү беркайчан да яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмас иде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев республика җитәкчесенең эшкуарлар белән очрашуының мөһим булуын билгеләп үтте.


«Нәтиҗәләр буенча хакимият органнарына йөкләмәләр бирелә, закон актларына төзәтмәләр кертелә, өстәмә ярдәм программалары кабул ителә», — диде ул.
Мисал итеп ул Питрәч районында электрон сәүдә өлкәсе вәкилләре белән очрашу нәтиҗәләрен китерде. «Нәтиҗәдә, узган атнада „2021-2022 елларга ТР интернет-сәүдә үсеше программасы“ кабул ителде, ул Татарстан эшмәкәрләре өчен сату базарларын киңәйтүгә һәм республиканың алдынгылыгын ныгытуга юнәлдерелгән», — диде Фәрит Габделганиев.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/minekhanov-pandemiya-bulmasa-elektron-sd-mondyy-ntilrg-iresh-almas-ide

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: