Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Мунчадан ут лапаска, аннан гаражга күчте...": Балтач районында фаҗига

Балтач районының Бөрбаш авылында Габдрахмановлар хуҗалыгында ут чыгып, сарайлары, гаражлары һәм иске мунчалары янып беткән. Ярый әле, ут йортыбызга күчмәде, авыру улыбыз белән урамда калган булыр идек, ди Лариса. Ринат белән Ларисаның 22 яшьлек уллары Руслан өч ел инде инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә.

– Улыбыз тәрәзә каршында утырып, урамны күзәтергә ярата. Кичә кичке бишләр тирәсендә без аның белән өйдә идек. Ирем эштән кайткач, ишегалдындагы эшләрне карап алды да өйгә кереп, диванга ятты. Кичә кар да бик каты яуды бит. Руслан, ишегалдына караган тәрәзәгә күрсәтеп, анда берни күренми, бөтен җир ап-ак булды, ди. Ринат тәрәзәгә карады да, төтен бит бу, диде. Нәрсә булды икән дип чыгып карасам, иске мунчабыз яна. Анда без тавыкларны тота идек. Өйгә йөгереп кердем дә документларны җыеп, улымны алып чыктым. Ринат та машина ачкычын алып чыгып йөгерде. Ул арада ут лапаска, аннан гаражга күчте. Машинаны чыгарып өлгердек. Өебез дә уттан сакланып калды, – дип сөйләде Лариса.
Абзарда терлекләре булмаган. Уллары авырып китеп, аның белән гел хастаханә юлларында йөргәч, хуҗалыктагы терлекләрне бетергәннәр. Русланның өч ел элек аяклары йөрми башлаган. Казанда дәваланып караганнан соң, Мәскәүгә барып караганнар.
– Мәскәү табиблары талпан кадалганнан дип аңлата. Әмма без талпан кадалганын хәтерләмибез. Германия белән элемтәгә кереп карадык, алар алынмыйбыз, диделәр. Хәзер инде Израильдән җавап көтәбез, – ди Лариса.


Габдрахмановлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасы номеры: 4817 7602 1023 1324. Ларисаның телефоны картасына беркетелгән: 89393961134.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев