Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан үзизоляция режимына кайтырга планлаштырмый

Татарстанда коронавирус белән авыручылар бераз артуга карамастан, төркем-төркем булып авыру барлыкка килү очраклары юк.

Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында кырыс чикләүләргә һәм үзизоляция режимына кайтуга сәбәпләр юк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Соңгы тәүлектә ачыкланган 28 очрак [Covid-19 белән авыру] — хезмәт коллективларындагы, гаиләләрдәге бердәнбер очраклар. Бездә авыруның күпләп, төркем-төркем таралуы күзәтелми, бу белем бирү оешмаларындагы берничә очрак. Шуңа күрә, бүген 22, 31 авыру — әллә ни күп түгел, бу үзизоляция һәм чикләүләр режимына керү өчен нигез бирми», — диде спикер.

Патяшина әйткәнчә, авырып китүчеләр арасында даими рәвештә битлек киеп йөрүчеләр аз. Аның сүзләренә караганда, бу профилактика ысулларының нәтиҗәле булуын күрсәтә.

Реклама

Татарстанда коронавирусның яңа очракларының көн саен 0,1 процентка артуы күзәтелә, ул 0,4 процентны тәшкил итә. Ике айдан артык бу күрсәткеч 0,3 процентны тәшкил иткән.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев