Актаныш

Татарстанда җиде цифрлы дәүләт хезмәтләре сервисы гамәлгә ашырылачак

Республика халкы теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР элемтә министрлыгы башлыгы.

undefined

2020 елда Татарстан халкы дәүләт хезмәтләре суперсервисларыннан файдалана алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

«Безнең министрлык шулай ук онлайн-сервислар эшләү буенча компанияләрнең инициативаларына актив ярдәм итәчәк. Бу сервислар республика халкына файдалы булачак“, - диде министр.

Реклама

2020 елда Татарстанда ТР җиде суперсервисны гамәлгә ашыра: «Мин төзим», «Минем сәламәтлегем», «Мин - укучы», «Без - әти-әни», «Минем күзәтчелегем», «Актив шәһәр кешесе» һәм «Минем субсидияләр».

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, республика халкының теләсә кайсы вакытта дәүләт хезмәтен алу мөмкинлеге булсын өчен, министрлык үз карарларын эшләячәк. Һәм якындагы елларда цифрлаштыру кеше тормышының барлык өлкәләренә дә кагылачак - ахыр чиктә "сан" республика халкына файда китерергә һәм аларның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга тиеш. 

Дәүләт хезмәтләренең электрон сервислары Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә эшләнгән «Санлы икътисад» милли проекты кысаларында эшләнелә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: