Татарстанда коронавирус таралуны профилактикалауның икенче линиясе ачылды
Республикада 15 апрельгә кадәр Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.
Татарстанда икенче кайнар линия ачылды. Аның буенча республикада яшәүчеләр Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга, шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайтуларын, кемнәр белән белән элемтәдә булулары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Республика Роспотребнадзор һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линияләренә шалтырату саны арту сәбәпле, өстәмә күп каналлы телефон: 8 (800-22) 2-59-00 ачу турында карар кабул ителде. "Татарстанлыларга үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез",- дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин үтәргә өндиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев