Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда вирус аркасында гыйбадәтханәләргә бару официаль төстә тыелды

Чикләү чарасы санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, дин тотучыларга гыйбадәтханәләргә йөрүне тыю кертелде. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

14нче апрельдән башлап, Республикабызда санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, дини йолалар үтәү урыннарына - биналарга, корылмаларга, шул биналар урнашкан җир участокларына барулар, җыелулар һәм төрле чараларда катнашулар катгый тыелды.

Бу тыюлар бары тик гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итүче һәм йолаларны үткәрүдә турыдан-туры катнашырга тиешле кешеләргә генә кагылмый.

https://www.tatar-inform.ru/news/religion/14-04-2020/v-tatarstane-vveli-ofitsialnyy-zapret-na-poseschenie-hramov-iz-za-covid-19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев