Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Журналист Земфира Гыйльметдинова вафат, күптән түгел коронавирус белән авырган булган

Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова вафат.

Земфира Гыйльметдинова коронавирус белән авырган. Казан тимер юл хастаханәсенең реанимация бүлегендә яткан. Дәваланып чыкканнан соң, бүген иртән җиденче яртыда тромб сәбәпле кисәк вафат булган, диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ»га.

Журналист сентябрь аенда Казан мэриясенең милли бүлеген җитәкләгән иде. «Ул килгәч, ничектер эшләве рәхәтрәк була башлады. Земфира апаны „Сәхнә“ дә эшләгән чагыннан, күптәннән беләм, эш эзләвен әйтүгә, үземә чакырдым», диде Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова аның журналистика, әдәбият өлкәсе өчен бик кадерле, хөрмәтле кеше булуын, уртак планнары күп булуын әйтте. «Кызганыч, ике генә ай эшләп калдык», — диде ул.

Земфира Заһид кызы Гыйльметдинова 1967 елның 13 мартында Теләче районында туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. 2002-2014 елларда "Сәхнә" журналында, 2014 елдан Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтендә эшләде. 2021 елның сентябреннән - Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев