Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова Рәшидә Кәримованы 95 яшьлек юбилее белән котлады (фото һәм видео)

90, 95, 100 яшьләрен тутырып озын гомерлеләр сафын тулыландыручылар районыбызда арта бара. Бүген Яңа Әлем авылында яшәүче Рәшидә апа Кәримова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды.

               Рәшидә Әхнәф кызын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова ихластан тәбрик итте. Россия президенты В. В. Путинның котлау хаты белән бергә районыбыз башлыгы Ленар Зариповның тәбрикнамәсен, күчтәнәчләрен тапшырды.

                 Очрашу хатирәләрне яңартырга бер матур сәбәп булды. Рәшидә апа гомер буе Яңа Әлемдә яшәгән, хуҗалыкта авыр эшләрдә хезмәт куйган. Авылдашлары аны һәрвакыт тәмле телле, барына шөкер-канәгать итеп яшәүче буларак хөрмәт итә.

Озак еллар Яңа Әлем җирлеге башлыгы булып эшләгән Дилбәр Миркасыйм кызы белән күрешкәч, юбилярның күңеле тагы да ачылып китте.

"Хәзер бик рәхәт тормышта яшим. Ашау-эчү бик мул, ятар җир йомшак. Без бала вакытта сугыш башланды. Елый, елый абыйларны, әткәйләрне авыл башына кадәр озаттык, аннан елый-елый кайттык. Ачлык, авыр эш белән гомерем үтсә дә хәзерге көннәремне бәхеттә уза. Шуңа Аллаһыма көн дә рәхмәт укыйм!", ди Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, сугыш чоры баласы, 7 бала әнисе Рәшидә апа. 

             Яңа Әлем ветераннар Советы рәисе Тәхия Усманова Рәшидә апага багышлап Әнгәам Атнабаевның "Без- 28нче елгылар" шигырен укыды. "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев исеменнән бүләк тапшырды. 

           Авыл башлыгы Марат Исламов

та өлкән авылдашына изге теләкләрен җиткерде. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев