Актаныш авылы «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесендә 3 урынны яулады
Актаныш район хакимиятенең мәгълүмат үзәге бүгенге иртәне күңелле яңалык белән башлап җибәрде.
Актаныш авылы "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" бәйгесендә 3 урынны яулады.
Район башлыгы Ленар Зарипов Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗинны тәбрикләп Татарстан Республикасы премьер министры А. В. Песошин имзалаган диплом һәм Кубок тапшырды.
Әлеге уңышларда бик күпләрнең фидакарь хезмәте ята. Төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре, оешма-предприятиеләр коллективлары һәм авылыбызда яшәүче һәркем Актанышны төзек, чиста һәм заманча итүдә тырышлык куеп яши, эшли.
Киләчәктә дә шулай булсын!
Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш -информ "
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев