Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов республика «глава»лары арасындагы бильярд ярышында II урын яулады

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында төрле спорт төрләре буенча бәйгеләрне берләштергән спарткаиада дәвам итә.

             Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.

Җитәкчеләребез аек акыллы, физик һәм рухи сәламәтлеккә ия булмый торып халык мәнфәгатьләрен кайгырта да алмый. Әлеге спартакиада районыбызның хакимият структурасында нәкъ менә шундый шәхесләрнең туплануын күрсәтте дә инде.

                Гомуми очколар саны буенча Актаныш командасы I урында бара. Кичә генә район командасына саллы гына баллны Ленар Зариповның уңышлары китерде.

Саба авылында оештырылган бильярд ярышында районыбыз башлыгы Ленар Зарипов II урын яулады.

Җитәкчебезне ихластан котлыйбыз, Актаныш командасының бу биеклекне спартакиада ахырына кадәр саклап, чемпион калуын телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев