Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимьянова профсоюз юнәлешендәге эшчәнлеге өчен хөрмәтләнде

Актаныш районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимьянова Татарстан Республикасы профсоюз комитетының VIII утырышында катнашып хөрмәтләнеп кайтты.

                  Казанда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитетының VIII утырышы узды. Утырыш эшендә район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимьянова да катнашты һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барган профсоюз җитәкчеләре белән беррәттән хөрмәтләнде. 

                      Айгөл Рәдис кызы 2021-2022 елларда «Хезмәткәрләрне савыктыру» программасын тормышка ашыруда профсоюз әгъзаларын сәламәтләндерүне оештырудагы уңышлары һәм 2022 елда хезмәткәрләрне санатор –курорт дәвалавы буенча пилот проектта катнашуны яхшы оештыруы өчен Мактау кәгазенә лаек булды.

Райондашыбызны уңышлары белән котлыйбыз, алдагы эшчәнлеген дә башкаларга үрнәк итеп алып баруын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев