Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

103 янгын сагы җитәкчесе Илдар Мортазин: Янгын — иң зур бәла

Республика төбәкләрендә янгынга бәйле фаҗигале хәлләр, кызганычка каршы, булып тора.

Үзегезне һәм якыннарыгызны уттан саклау буенча иң ышанычлы чараларның берсе — йортта янгын сүндерү хәбәрчесен урнаштыру. Әлеге темага 103 янгын сагы җитәкчесе Илдар Мортазин белән бергә әзерләнгән материалларыбызда, көн кадагындагы интервьюларда еш кисәтәбез.

Илдар Минсалих улы райондашларны иминлек кануннары белән шаярмаска кирәклеген искәртә:

— Үлемгә китергән янгыннарының төп сәбәпләре билгеле:

  • тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү;
  • электр җиһазларын дөрес монтажламау һәм файдаланмау;
  • ягыла торган мичләрне дөрес кулланмау.

 

  • Фаҗига килеп чыкмасын өчен, сүндерелмәгән тәмәкене ташламагыз, бинада тәмәке тартмагыз!
  • Электр челтәрләренә артык йөкләнеш бирмәгез, төзек булмаган һәм кулдан ясалган электр җылыткычларын кабызмагыз! Электр җиһазларының авария хәлендәге эш режимы аркасында янгыннарда 15 кеше үлде.
  • Ягылган мичләрне контрольсез калдырмагыз. Ягыла торган мичне дөрес монтажламау һәм файдаланмау аркасында янгын вакытында алты кешенең гомере өзелде.
  • Исерек хәлдә булган якыннарыгызны һәм танышларыгызны игътибарсыз, шулай ук балаларны бер ялгызы калдырмагыз!
  • Янгынны мөстәкыйль рәвештә үзегез сүндерергә тырышмагыз!
  • Балаларыгыз белән бергә янгын вакытында эш итү алгоритмын өйрәнегез. Бу алгоритмны белгән очракта, күп фаҗигаләрне кисәтеп була иде.

Онытмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, аларны үтәмәү аркасында корбан булганнарның әниләренең һәм туганнарының ачы күз яшьләре белән сугарылган. Шуңа күрә һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Аларны туганнарыгызга һәм тирә-яктагы кешеләргә бозарга ирек куймагыз! Янгыннар белән бәйле фаҗигаләрдән без бары тик бергәләп кенә үзебезне һәм якыннарыбызны саклый алабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев