Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Имин булмаган гаиләләр аерым контрольдә

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары бәйрәм көннәрендә авыр яшәешкә дучар гаиләләргә рейдлар ясап тормыш шартлары белән таныштылар.

Гаиләләрдәге балаларның хәлен һәм аларнын ял вакытларының ничек узуы белән кызыксынып, киңәшләр җиткерелде. Аерым очракларда кисәтүләр ясалды, көнкүрешне үзгәртү кирәклеге ассызыкланды.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде.

Комиссия составында булган хезмәткәрләр үз вәкаләтләрендә булган җитешсезлекләрне исәпкә алып, аларны хәл итәргә ярдәм итте. Электр җиһазларын ничек дөрес файдаланырга кирәклеге аңлатылды, янгын чыгу турында хәбәр бирә торган җайланмалар, газ һәм электр челтәрләре, мичләр һәм төтен чыгару корылмалары тикшерелде, йортлардагы газ плиталары һәм корылмалары хәвефсезлек ягыннан каралды, булган җитешсезлекләрне бетерү өчен хуҗаларга вакыт бирелде. Хәвеф төркемендә торган гаиләләрне тикшерү вакытында аеруча зур игътибар балаларга юнәлтелде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев