Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

«Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар...» (хикәя)

– Эшләр шәп түгел бит әле, малай... Шушында яткан килеш кенә үләрмен, ахры...

                                      Рөстәмнең күкрәгеннән, иңрәп, ыңгырашу авазы чыкты. Үзе дә сизмәстән, рулен кысыбрак тотты, утыргычына ята төште. Юк, булмый. Нәрсәдер эшләргә кирәк...
                                       Машинасын читкәрәк китереп туктатты. Шуышып кына кабинасыннан чыкты. Сөйрәлеп диярлек юл кырыена төшеп, чирәмгә сузылып ятты. Аркасының авыртуына түзәр чамасы юк иде. 
                                      Селкенмичә бер сәгать кенә ятмагандыр. Кузгала башлады исә, коточкыч авырту бөтен гәүдәсенә тарала. Ул гына да түгел, бераздан аяк-куллары да ойый башлаган кебек булды. Ярый әле телефоны үзе белән иде. Рөстәмнән арттарак калган Шамилне ул «эзләп» тапты.
 – Эшләр шәп түгел бит әле, малай... Шушында яткан килеш кенә үләрмен, ахры...
Шамил дә үзенең «фурасы» белән аның кебек Мәскәүдән товар ташый. Тик юлга ялгызы чыкканы юк, кулдые бар. Рөстәмнең керемен бүтәннәр белән бүлешәсе килми. Аңа акча күп кирәк. Өстендә ипотека «утырып» тора, өстәвенә, соңгы вакытларда хатыны да көйсезләнә башлады:
 – Туйдым инде акча санап йөреп. Кайчан без кеше төсле яши башларбыз икән? – ди. Кайсы кеше турында әйтә торгандыр? Юкса Рөстәм алтын балык кебек аның бар теләген үтәп тора. Бик яратып өйләнде шул ул аңа. Хатынның үзенең ун елга ун көн дә эшләп караганы юк, үзе елына әллә ничә тапкыр ял итәргә чыгып китәргә дә, ни теләсә, шуны алып кияргә дә читенсенми. Биш яшьлек кызларын да чәчәк кебек итеп киендерә. Рөстәм хатынының нәрсәдән канәгать булмавын аңлап җиткерә алмый. Дөрес, анысы кайтуына «гөлт» итеп табынын әзерләп тора, назлы сүзләрен кызганмый. Андый «бәйрәм» көннәре атнага бер була – Рөстәмнең калган вакыты юлда уза...
Юл читенә дуылдап йөк машинасы килеп туктаганы ишетелде. Рөстәм ыңгырашып кына башын күтәрде. Шамилләр килеп җиткән. Әнә, икәүләшеп аның янына төшеп киләләр.
 – Минем соңгы тукталыш шушы, ахры, егетләр...
 – Ярар, лирикага бирелмик. Әйдә, тот, энекәш, абыеңның аякларыннан. – Шамил юатып-нитеп маташмый ул, кайчак тупасрак та әйтеп куя. Аның каравы, иптәшен авыр хәлдә калдырмый да калдырмый инде. Машинаны да бик яхшы белә, шофер булып туган, мөгаен. Рөстәм генә гомерен руль артында үткәрергә хыялланмаган иде, югары белем алып чыкты, педагог булырга тиешле кеше иде. Укытучы зарплатасы белән яшәп була димени гаиләле кешегә?! Шуңа менә Шамил «атына» утырган иде, дистә елга китте инде, шуннан төшкәне юк.  
...Юкса, тормышны бүтәнчәрәк тә корырга була иде. Луиза теләмәде. 
 – Бу заманда кем кайнана белән яши инде?! – дип көйсезләнде. Рөстәм әнисе фатирыннан үз өлешен бүлеп алды да, дүрт бүлмәлегә ипотекага керделәр. Әнисенең ризалыгын да сорап тормадылар бугай. Улы өйләнгәндә сүз әйтмәсә дә, фатирлар белән алыш-биреш итеп бетергәч, Әлфинур да дәшми калмады:
  – Фатирыңны үз исемеңә дип эшләгәнсеңдер, шәт? Килен бик җилбәзәк бит ул, торып китәрсез микән?
Бик хәтере калды ул чакта егетнең әнисенә. Шундый сүзләр белән озаталар димени инде тормыш юлына? Торып китмичә, Луиза дип уяна, Луиза дип йоклап китә бит ул. Аннан башка ничек яшәмәк кирәк!
Әлфинур улының «дальнобойщик» булып китүен дә ошатмады.
 – Машина руле борып йөрергә дип укыттыммыни сине? – дип сукранды. – Өстеңдә ипотекаң утырып торганда, инде ул «фураң» кредитын ничек түләп бетерергә уйлыйсыңдыр?
Рөстәм әнисенә җавап кайтарып тормый, үзенчә йөри бирә. Аңлыймыни ул хәзерге дөньяны! Без дә эшләдек, таптык, булдырдык, өсте-өстенә бурыч җыймадык, дип тәкрарлый. Бүген бөтен дөнья шул кредит белән яши бит инде!
...  – Үзеңне алып кайтып утыртам, товарыңны урнаштырам, калганын үзең кара, – диде Шамил каты итеп. – Бер бүген генә түгел бит инде ыңгыраша башлавыңа. Уен-муен түгел, яхшылап дәваланмыйча чыгып китмә бүтән.
Ул әйткәнен эшләде. Калганы, дөрестән дә, Рөстәмнең үзенә калды. Дөресрәге, әнисенә... 
Луиза, гадәтенчә, Рөстәм кайтышка бөтен шартын китереп өстәлен әзерләгән, ваннасына хуш исле үләннәр салып су җылытып куйган иде. Куллары шифалы аның – иренең башыннан аякларына кадәр массаж ясап, киләсе рейсына өр-яңа кеше итеп чыгарып җибәрә ул аны. Бу юлы икенче төрлерәк килеп чыкты. Рөстәмнең бернәрсәдә дә гаме булмады, көч-хәл белән караватына ауды да авыртуга түзәлмичә төне буе ыңгырашып чыкты. Луиза, тегесен эшлимме, болай итимме дип чәбәләнде-чәбәләнде дә, бернәрсәнең дә файдасы күренмәгәч, телефонына барып ябышты. Ашыгыч ярдәм чакыртмый булмый инде болай булгач.
Шифаханәгә хәлен белешергә ике генә тапкыр килде хатыны. Икесендә дә озаклап табиблар белән сөйләшеп чыкты. Рөстәм янына кереп утырганда йөзе бик сүрән иде. Артыгын сөйләшмәде. Чыгып киткәнче өстенә озак-озак итеп карап торды. Аннары туры кайнанасы янына китте.
Әлфинур бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде. Шулай да килене килеп кергәч, йөрәгеннән нәрсәдер өзелеп төшкәндәй тойды. «Тикмәгә генә йөрмәс бу...»
Луиза читләтеп маташмады, турысын әйтеп сөйләште.
 – Арка мие зарарланганын беләсез инде... Табиблар берни дә вәгъдә итми. Вакыт күрсәтер, диләр. Ә ул вакытның күпмегә сузылачагын кем белә!
Әлфинурның ашы – аш, йокысы йокы түгел, Рөстәме янына беренче көнне барып утырып кайтса да, киленнең эчен пошырып йөрмим дип, икенче көнне улы белән телефоннан гына аралашты. Эче тулы ут иде, бу юлы Луизаның ни әйтергә теләгәнен аңлап җиткерә алмады.
 – Нинди... вакыт?
Луиза урыныннан сикереп үк торды:
 – Гомергә креслога калырга мөмкин ул, беләсегез килсә!
Әлфинурның кул-аяклары ойый башлагандай булды.
 – Чү, чү... Әллә ниләр әйтеп башны бутама, зинһар...
Луизаның күзләренә яшь бәреп чыкты.
 – Әллә ни түгел... Яши генә башладым бит әле мин. Чәчәк кебек гомеремне инвалид карап уздырыргамы хәзер?!
Эш менә нәрсәдә икән! Рөстәмне түгел, үзен жәлләп җәфалануы икән бит моның! Әлфинур авызын бер ачты, бер япты. Аңына килгәндә Луиза әллә кайчан чыгып очкан иде инде. Шуннан соң ул беркайчан да аның күзенә чалынмады. 
Төне буе йокы күрмичә бәргәләнеп чыкты Әлфинур. Күзләреннән яшь кипмәде. Иртәгесен тегесен алып, монысын салып, улы янына кузгалды. Палатасына берни булмагандай елмаеп килеп керде. Тормыш өйрәтте – үзеңне ничек кулга алу җаен белә ул. Рөстәмнең йөзендә исә гаҗизлек, газаплану, аптырау иде.
 – Ничек булып чыга соң инде бу, әни?
Бер сорауга әллә ничә төрле җавап көтә аннан Рөстәм. «Терелә алмам микәнни? Луизаның мине ташлавымы бу? Ипотеканы нишләтермен? Кызымны ничек үстеререп бетерермен?»
Әлфинур җайлап кына улының иңнәреннән кочты.
 – Әлегә син бер нәрсә турында гына уйла: ничек тә булса аякка басарга! Калганын бергәләп хәл итәрбез. Аякка басу дигәндә, улым, бөтенесе дә синең үзеңнән тора.
Үзе сөйләгәнгә үзе дә ышанмый иде ул көннәрдә Әлфинур. Улын яман уйлардан сакларга тырышуы гына иде. Ул «аякка басу» юлында ниләр кичерергә туры киләчәген алдан күргән булса, үзе дә сыгылып төшәр иде, мөгаен. 
Бер көнне улы әйткән кирәк-яракларны алырга дип, Рөстәмнәрнең өенә китте. Подъезд төбендә өч-дүрт карчык дөнья хәлләре турында гәпләшеп утыра иде. Әлфинурны күргәч, шып итеп туктап калдылар, күзләрен шакмакландырып, аңа төбәлделәр. Берсе түзмәде:
 – Әй, дим... Рөстәмнең әнисе бит син, иеме?
Әлфинур баш кагып кына җавап бирде.
 – Гаеп үзендә малаеңның. Андый хатынның ялгызын гына калдырырга ярый димени? Көн саен мужиклар ташый бит ул өенә. Кызын үз әнисенә илтеп куя да...
Әлфинурның эче жу итте, башына кайнар су коелгандай булды. Шушында чыгып кеше тикшереп утырмасалар! Караган сериалларыгыз турында сөйләшегез әнә! Ул җилфердәп өйгә кереп китте, чыкканда да карчыклар ягына борылып карамады. Бу хакта улына да ләм-мим сүз әйтмәде – аның да йөрәген бозып тормасын әле!
...Биш ел кеше тормышында  бик аз вакыт юкса. Тик менә бетмәс-төкәнмәс газаплар белән узгач, ул елларның иге-чиге күренмәс кебек булды. Өметләрнең шартлап өзелгән мизгелләре дә, Рөстәмнең тормыштан тәмам күңеле суынган чаклары да, авыртуга түзалмыйча төннәр буе сыкранып чыгулары да, операция арты операция үткәрүләр дә... берсе дә калмады.  Дусларына рәхмәт, алар ташламады, болай да булышып тордылар, акчалата да ярдәм иттеләр. Кайларга гына йөртмәде улын Әлфинур, кемнәргә генә күрсәтмәде. Табиблар кушканның бөтенесен дә эшләде. Рөстәмгә төшенкелеккә бирелергә ирек куймаса да, ялгызы гына калганда илереп-илереп елап ала иде. Савыгуының һәр мизгеленә бергәләп куандылар. Шул биш ел дигәндә генә Рөстәм беренче адымнарын ясый башлады...
Башка мәшәкатьләрне дә гел «селкеткәләп» торды Әлфинур. Шамил Рөстәмнең «фура»сын сатышты, шуңа өстәп, Әлфинур үз исеменә кредит алды да ипотеканы түләп бетерделәр. Фатирны бүлгәндә Луиза күзгә-башка күренмәде, адвокатлар аша гына эш йөртте. Шулай да Әлфинур бер нәрсәгә аңа бик рәхмәтле булды: кайберәүләр кебек баланы атасыннан яшермәде, телефоннан гына хәбәрләшеп алалар да, сабыйны дәү әнисе янына кертеп җибәрә торган иде.
Инде улы өчен күңеле тынычлангач кына тәмам өшәнүен аңлады Әлфинур. Элеккеге чирләре кузгалды. Шулай да бик бәхетле иде ул бу көннәрдә. Шөкер, бар да артта калды. Ходай язганын бирер әле. Яраклы эше дә табылыр, тиң яры да... 
Аш бүлмәсендә шулай уйланып кына утыра иде, зал ягында компьютерында казынып маташкан Рөстәмнең телефоны шалтырады. Әлфинур, нидәндер шомланып, колакларын торгызды. Юкса бүтән чакларда да улының телефоны «ял иткәне» юк: әле берсе, әле икенчесе туктаусыз элемтәгә чыгып тора. Монысы, нишләптер, сискәндерде, Әлфинур үзе дә сизмәстән ишеккә якынрак килде.
 – Син?! Каян килеп чыгарга булдың? Көтмәгәндә...
Телефонның теге ягында озак сөйләнделәр. Рөстәм «әйе», «юк», «белмим инде» кебек сүзләр генә кыстыргалап торды. Трубкасын куйгач, бер ноктага текәлеп байтак утырды – әнисе аның шул аптыраулы кыяфәтенә килеп керде.
 – ?
 – Луиза... 
 – Нәрсә калган аңа?!
 – Синнән дә юньлерәк кеше юк икән ул дөньяда ди... Кабаттан башлап карамакчы була...
 Әлфинур берни дә дәшмәде. Башын чайкап, улына бер карап алды да, бүлмәдән чыгып ук китте. Нәрсә дип әйтсен соң инде ул аңа? Бер киселгән икмәк кире ябышмый дисенме? Иң авыр чагыңда ташлап киткән кеше белән сөйләшеп тә торасың юк иде, дип әйтергәме?
Берни эшләр хәл юк. Улын аякка бастыру өчен бар булган көчен чыгарып бетерде инде ул. Калганы аннан тормый. Нәкъ шагыйрь әйткәнчә: «Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар, мәхәббәтне гаеп итмиләр...»

Чыганак: "Интертат". 

Автор: Ләлә Сабирова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Әдәбият Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Актаныш сулышы Татар-информ