Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Баш табиб Айдар Хәев: 1 гыйнвардан шушы көнгә кадәр 4 райондашыбызны югалттык

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Яңа елдан соңгы коронавирус авыруына бәйле вәзгыять белән таныштырды.

                1-17 гыйнварга кадәр 95 райондашыбыз медицина күзәтүенә алынды. Шуларның 27сендә үпкә ялкынсынуы табылды. Вируслы инфекция  60 кешедә теркәлде. 4 кешедә ПЦР-тест нигезендә вирус расланды. Алар белән контактта булган 4 кеше медицина күзәтүенә куелды. Яңа елга чыккач, 136 пцр-тест алып, Чаллыга җибәрелгән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: тест нәтиҗәләрен хәзер икенче көнне үк белергә була.
          Бүген өй шартларында кискен респиратор вируслы авырудан 34, пневмониядән 10 райондашыбыз дәвалана. Чаллыдагы госпитальдә 2 райондашыбыз, Актаныш хастаханәсе госпиталендә 16 райондашыбыз медицина стандартлары буенча дәвалану курсы уза. Госпитальдә ятучыларны Казандагы 5 эксперттан торган виртуаль консилиумнан килгән күрсәтмәләр, киңәш-тәкъдимнәр буенча дәвалыйбыз,- диде үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев. 
                Яңа елдан соң район хастаханәсендәге ковид-госпитальгә 21 райондашыбызны дәваларга салалар. Динамика, табиблар фикеренчә, әлегә тотрыклы Көн саен фильтр-бокста табиблар тарафыннан 6-12 кеше кабул ителә. Бу сан чагыштырмача азайган, әйтик,  18 декабрьдә фильтр-бокста 63 авыруны кабул иткәннәр. 

 

-    Кызганыч, терелеп хастаханәдән өйгә җибәрелүчеләр белән беррәттән югалтулар да булды. 1 гыйнвардан шушы көнгә кадәр 4 райондашыбызны югалттык, аларга реанимациядә ИВЛ аппараты куелу да ярдәм итмәде,- дип белдерде Айдар Хәев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев