Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!: Кәзкәй авылында фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды (+ФОТОЛАР)

Яңа фельдшер-акушерлык пункты Кәзкәй авылының 234 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 39ы балалар.

«Авылның уңышлы үсеше-авыл халкы өчен уңайлы тормыш шартлары булдыру, беренче чиратта, медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуы. Районда барлык максатчан дәүләт программалары да гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, шулай ук ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде бүген – 7 сентябрь көнне Кәзкәй авылында фельдшер-акушерлык пункты бинасының файдалануга тапшырылу тантанасында.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты Кәзкәй авылының 234 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 39ы балалар. Диспансер исәбендә 24 кеше тора.

Фельдшер Сәрварова Рафисә Батыршәех кызы-югары категориягә ия, 35 ел авыл халкына хезмәт күрсәтә.

Яңа бинада фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, кабул итүне көтеп утыру бүлмәсе, персоналның киенү-чишенү бүлмәсе, санузел, җыештыру-юу инвентаре саклау өчен бүлмә бар.Ү

чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1556067.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев