Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Күп итеп су эчү, тән температурасын төшерә һәм вируска каршы торырга булышучы препаратлар куллану омикрон-штаммын җиңәргә ярдәм итә

Мәскәү шәһәренең баш инфекционисты Светлана Сметанина «омикрон» штаммын йоктыру билгеләре булганда ничек дәваланасын аңлатты.

          SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммын йоктыру билгеләре күренә башлаганда күп итеп су эчү, тән температурасын төшерә һәм вируска каршы торырга булышучы препаратлар куллану ярдәм итә.
         Күп итеп су эчү, тән температурасын төшерә һәм вируска каршы торырга булышучы препаратлар куллану SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммын йоктыру билгеләре күренә башлаганда ярдәм итә. Бу хакта Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты баш инфекционисты Светлана Сметанина сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

        «Симптомнар классик ОРВИ билгеләре белән тулаем туры килә диярлек, димәк, һәркемнең өендә дип әйтерлек чирнең узуын җиңеләйтүче рецептсыз препаратлар бар», — дип билгеләп үтте белгеч, хәзерге вакытка җыелган дәвалау тәҗрибәсенә таянып.

        Табиб искәртеп узганча, «омикрон» белән чирләү, гадәттә, интоксикация, югары температура, баш һәм мускул авыртулары белән башлана. Шуның өчен «тәүлегенә ике литрдан да ким булмаган сыеклык эчәргә, тән температурасын көнгә өч тапкыр үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар (ибупрофен, парацетамол) эчәргә кирәк».

          Әгәр температура өч көннән артык 38 градустан югарырак булса һәм дару препаратлары белән дә төшмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Светлана Сметанина.

          Мәскәү шәһәренең баш инфекционисты антибиотикларны контрольсез кулланудан сак булырга өндәде, алар вирусларны җиңәргә булышмый һәм организмның микрофлорасына зыян сала, диде. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев