Актаныш

Омикронның төп билгеләре- көчле баш авырту, югары температура, буыннар сызлау, хәлсезлек

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев журналистларга кичә республикада тәүге тапкыр теркәлгән коронавирусның “Омикрон” штаммының төп билгеләрен санады. Әлбәттә, авыруны һәр организм үзенчә кичерә, берәүдә ул сизелмичә үтеп китәргә, икенчеләрдә башка чирләрне дә кузгатырга мөмкин.

      -    Хроник чирләрдән интеккән, диабет авырулы, артык авырлыгы булган кешеләр риск төркеменә керә,-дип аңлатты баш табиб Айдар Рәфгать улы,-Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан вакцина ясатмаганнар да инфекциягә бирешүчән контингент булып тора. Шуңа күрә барлык райондашларны вакцинация һәм ревакцинация ясатырга чакырабыз.


             Дөньякүләмендә коронавирусның 7дән артык төре теркәлде. Моңа кадәр “Эль”, “Британ”, “Һинд” штаммнары булды, октябрь-ноябрьдә “Дельта” штамм бик күп гомерләрне өзде. “Омикрон” штаммы 24 ноябрдә Көньяк Африкада табылды. “Дельта”га караганда  4,2 тапкырга тизрәк тарала торган штамм.  Авыручылар саны зур тизлектә арта. Америка, Франция, Африкаада омикронның артуын күрәбез. Россиядә Башкортстанда, Нижегородскида күпләп теркәлә. Татарстан Республикасында һәм район сәламәтлек саклау оешмаларында омикроннан дәвалау өчен барлык шартлар тудырабыз.                         

           Профилактиканың төп чарасы-вакцинация. Районда яшәүче 25508 кешегә вакцина ясалды. 60 яшьтән өлкәнрәк 7340 кешенең 6352 се прививка алды. Бу 86,5 процентны тәшкил итә. Алар арасында коронавирус белән авырып терелгәннән соң 6 ай узмаган өлкәннәр дә бар. 
             Айдар Хәев кат-кат вакцинациядән соң 6 ай үткән райондашларны кабат вакцина алырга чакырды. 761 райондашыбыз ревакцинация үткән. Баш табиб әлеге гражданнарны үзләренең сәламәтлеген кайгыртучы актив гражданнар дип мактап, үрнәккә куйды. Ревакцинация үтүчеләр үзләренең генә түгел, якыннарының да сәламәтлеген кайгырта, тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырмый. 

 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: