Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ЯҢА АДЫМ: Актаныш районында “Өлкән буын” исемле төбәк проектны гамәлгә ашыла башлады

Районда 8 август көнне проектның әлеге юнәлешен гамәлгә ашыру буенча эш башланды. Бу конне Колын, Иске Айман авылларында яшәүче өлкәннәр Пучы участок больницасында медицина тикшерүе уздылар.

Республика гражданнарын актив озын гомерлелек белән тәэмин итү һәм сәламәт тормышны озайту - Татарстан Республикасының «Өлкән буын «өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» региональ проектының төп максаты.

Әлеге юнәлешне гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче, халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле булган йогышсыз авыруларны ачыклау өчен, 65 яшьтән өлкәнрәк затларга өстәмә скрининглар үткәрү буенча чаралар үткәрү тәэмин ителәчәк.
Татарстан Республикасы милли проектларны гамәлгә ашыруга актив кушылды. «Демография» проекты актив тормышка ашырыла торган милли проектларның берсе булып тора.

Быелның сентябреннән Актаныш районында да “Демография” илкүләм проекты кысаларында “Өлкән буын” исемле төбәк проектны гамәлгә ашыру башланачак.

Актаныш үзәк район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге проектны гамәлгә ашыруда төп катнашучылар булып торалар. Бу унайдан социаль яклау бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе арасында килешү төзелгән. Машина белән, социаль хезмәткәрләр озатуында авылларда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрнең хастаханәгә тикшерү узарга йөрү мөмкинлеге булачак. Әлеге проект өлкәннәргә даими ярдәм һәм өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту максатында эшли. Ялгыз яшәүчеләр, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, үз аякларында йөри алмаучылар, гомумән, һәр өлкән кеше безнең ярдәм белән хастаханәгә килеп, сәламәтлеген кайгырта һәм ныгыта ала.

Районда 8 август көнне проектның әлеге юнәлешен гамәлгә ашыру буенча эш башланды . Бу конне Колын, Иске Айман авылларында яшәүче өлкәннәр Пучы участок больницасында медицина тикшерүе уздылар. Аларны хастаханәгә йөртү өчен автотранспорт куелган иде. Өлкәннәрнен йөзләрендә шатлыклы елмаю, күзләрендә очкын уйный иде. Алар мондый яналык белән газетадан укып танышкан булсалар да, бик ышанып бетмәүләре турында сөйләделәр. Әлеге чара алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев