Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

КОЧАК - ҖЫЛЫ, ГАИЛӘ НЫК БУЛСЫН: Актанышта сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабан туе үтте (+ФОТОЛАР)

2006 елдан бирле Актанышта сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуй уза. Ел саен районның бер җирлегендә оеша ул.

Узган ел балаларны Киров авыл җирлеге бәйрәмгә дәшкән булса, быел эстафетаны Чуракай авыл җирлегеннән Зинфир һәмЭльвера Рашитовлар кабул итеп алды. 


Көннәр салкын тору сәбәпле, инде бер тапкыр күчерелгән бәйрәмне, бүген өстән явып торса да,  оештыручылар кабат күчерергә теләмәде. Тышта яңгыр, салкын дип кенә ничек балаларны бәйрәмнән мәхрүм итмәк кирәк ди?!

Чуракай мәдәният йортында гөрләде бүген Сабан туе. Салкын кебек тоелган бүлмә дә тора-бара җылынды, балалар да үзара уртак телне тиз табык, дуслашып беттеләр. Язмыш кочагына ташланган балаларны үз гаиләләренә сыендыра алган әти-әниләрнең йөрәк җылысын тоеп, нарасыйларның үзләренең шушы тормышка гашыйк күзләрен күреп, күктә кояш та күренеп-күренеп алды чара барышында. Болытлар аша булса да елмайды ул бәйрәм итүчеләргә. Табигать-Ана кешеләрдән бик күпкә мәрхәмәтлерәк шул ул...

Реклама

Барысы 10 гаиләбез, 33 балабыз быел да шушы матур бәйрәмгә җыелдык. Ә болай без ата-аналар белән дә, балалар белән дә ай саен очрашып торабыз: проблемалар уртага салып сөйләшенә, үзара киңәш-табыш та итәбез, уңышларыбызны да барлыйбыз, - дип, бәйрәм башында  сүз алды  район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева.

Ул быел Такталачык коррекцион мәктәбен тәмамлаган 2 егеткә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды, аларга яңа тормыш  юлына аяк басканда уңышлар теләде. Тантанада шулай ук ел дәвамында яхшы укыган, төрле өлкәдә уңышларга ирешкән 5 укучы да хөрмәтләнде. 

Аннан соң исә чып-чын Сабан туе башланды: бина эчендә булса да, балалар капчык киеп тә йөгерде, чүлмәк тә ватты, сикерделәр дә, йөгерделәр дә. Егет-кызлар шигырь-җырларын башкарып, осталыкларын күрсәтергә дә өлгерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев