Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Кечкенә авыллардагы яшьләр өчен торакка бәйле махсус программа кабул итәчәкләр

Авылларда яшьләрне саклап калу—ул комплекслы мәсьәлә, дип саный республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов. “Яшьләргә нәрсә кирәк? Эш һәм торак кирәк. Тагын өченчесе — ял итүне оештыру. Алар бүген ачык дөньяда яши һәм кемнең ничек яшәвен күрә. Аларга да шундый мөмкинлекләрне булдырырга кирәк”, - ди министр.

               Тимур әфәнде сүзләренчә, ул җитәкләгән министрлык вәкилләре Татарстан районнарында йөреп, йөз авылда булган һәм яшьләр белән очрашып, аларның тәкъдимнәрен җыйган. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләрдә яши торган яшьләр өчен махсус грантлар булдырылачак. Аның күләме 50 мең сум тәшкил итә һәм авыл яшьләре инициативалары өчен тотылачак.

“Икенче юнәлеш торак белән бәйле. Без хәзер Дәүләт торак фонды белән бергә программа эшлибез. Шуларның берсе яшь гаиләләргә социаль ипотека программасы. Хәзергә безгә 32 районнан гаризалар килде, әмма программадан 17 районда гына файдалана алдылар. Чөнки торак бәясенең 10 процентын тәшкил иткән беренче кертем, аннан соң ай саен түләнеп барылырга тиешле процентлар алар өчен (авылда яшәүче яшь гаиләләр—авт. ) бик зур. Хәзер без кечкенә җирлекләр өчен торакка бәйле махсус программа булдыру буенча эшлибез”, - дип аңлатты Тимур Сөләйманов Дәүләт Советында депутатлар алдында хисап тотканда. 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев