Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле
  • Тасвирлама:

    1966 елда Актаныш районы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесендә бик күп талантлар ачыла. Биючеләр беренче тапкыр Казанга барып, телевидениегә язылалар. Күмәк хуҗалыклардан акча күчереп, биючеләргә Казанда махсус татар милли киемнәре тектерәләр. Биючеләр башкалага пароход белән баралар. Агыйдел буйлап барганда, яшьләр Казаннан кайткач та таралышмаска, ансамбль булып оешырга сүз куешалар. Яңа ансамбльгә «Агыйдел» исемен кушалар.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 16:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • +7(85552) 3-28-27
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Актаныш авылы, Бакча урамы, 24 нче йорт

1969 елда ансамбльгә «Халык ансамбле» исеме бирелә. 1990 елда җырчы-биючеләребез Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле - 2012 елда әлеге югары статуска ия булган профессиональ коллектив. Бүген ансамбль составында берничә төркем бар: ир-атлар, хатын-кызлар, катнаш хорлар, вокаль, хореография ансамбльләре. Ансамбльнең үз йөзе, кабатланмас йөзе, иҗади язуы бар. 2016 елның 14 июлендә ансамбльнең үз бинасы (элекке МТС мәдәният йорты) ишекләрен ача. "Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле - Татарстан Республикасының иң яхшы профессиональ халык коллективларының берсе. Коллективның репертуарына Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы концерт мәйданнарында ихтыяҗ зур.