Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Актаныш районы мәдәнияте

Актаныш районы мәдәнияте

Актаныш районы Татарстан Республикасының иң көнчыгыш чигендәге театр, концертлар, күргәзмә заллары булган шәһәрләрдән ерак урнашкан татар районы. Шуңа да карамастан Актанышның гасырлар аша безгә кадәр түгелми-чәчелми килеп җиткән тарихи, мәдәни хәтере, рухы нигезендә формалашкан көчле иҗади милли-мәдәни мәйданы бар.

Актаныш районының авыл җирлекләре элек-электән милли сәнгатьне, талантларны тудыручы,
үстерүче уңдырышлы туфрак булып тора. Актаныш районы республика һәм илебез сәнгатенә эстрада, опера, филармония, дәүләт ансамбльләре җырчы- биючеләре, нәфис сүз осталары, оста гармунчылар, педагоглар, композиторлар, театр артистлары, драматурглар, музыка-театр белгечләре, шагыйрьләр, профессиональ рәссамнар, скульпторлар һәм башка мәдәният әһелләре тәрбияләп-үстергән төбәк. 

Районыбызның гүзәл табигате дә безгә иҗат ялкыны бүләк итә. Җырларда җырланган Сөн, Ык, Кама, Агыйдел елгалары, бихисап күп чишмәләре халкыбыз күңеленә моң булып күчә, җырлы, моңлы, гармунлы, көйле итә, вакыт дәрьясында юкка чыккан авылларыбыз бездә шагыйрь җанын уята, милләт, халык иреген яклап чыккан каһарманнарыбыз рухи көч өсти, борынгы мәчетләребезнең, дин әһелләребезнең яшәү
рәвеше тарихлы, иманлы итә. Шушы бай мәдәни мирасыбыз нигезендә районыбызда төрледән-
төрле мәдәни чаралар туа. Этнографик күргәзмәләр, кече комплекслар, һәр җирлекнең шәжәрәләре булдырылды, фольклор фестивальләр, бәйрәмнәр, авылдашлар җыеннары, авыл, урам, чишмә көннәрен үткәрү, тарихи-табигый атамаларны өйрәнеп, алар буенча виртуаль сәяхәтләр эшләү, һәр авылның гимн-
җырын булдыру, җирлекнең тарихи картасын эшләү юнәлешендә зур эш башкарыла. Шулар белән беррәттән авыллларда мәдәни тормыш активлаша, яңа масштаблы мәдәни формалар килеп керә.

Район мәдәниятенең яшәеше Бөек Ватан сугышы елларыннан бирле үткәрелеп килүче үзешчән сәнгать һәм театр коллективларының смотр бәйгеләрендә, егерме елдан артык уздырылып килүче ШТМ-шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе уеннарында ачык чагыла. 

Бүген Актаныш районында илледән артык үзешчән театр эшли, шуларның унысы «Халык театры» исемен йөртә. Актаныш халык театры 2019 нчы елдан муниципаль статуста иҗади эшен дәвам итә. «Идел-йорт» регионара халык театрлары фестивалендә Актаныш районы театр коллективлары берничә тапкыр Гран-при һәм призлы урыннар яулады.

2023 елда Актаныш районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесендә беренче урынга лаек булды. 

Район мәдәният тормышында 50 еллык тарихка ия Актаныш балалар сәнгать мәктәбе аерым урын тота. Мәктәп өч юнәлештә- җыр, бию, рәсем юнәлешләрендә балаларыбызга өстәмә белем бирә. Хореография, фортепиано, баян, рәсем сәнгате, скрипка, тынлы һәм кыллы инструментлар, вокал бүлекләрендә 500 дән артык укучы шөгыльләнә. 

Патриотик тәрбия бирүче, халкыбызны сәләмәт яшәү рәвешенә тартучы, гаиләләребез, дәүләтебезнең ныклыгын булдырырдай матур мәдәни үрнәкләребез, авыллары белән сәхнәгә чыгарга атлыгып
торган чын сәнгатькәрләребез, ветераннарыбыз, яшь буын вәкилләре, үзебезгә генә хас моңнарыбыз, иҗатыбыз, сәнгатебез, яшәешебез, тарихыбыз бар. Бу- иң олы байлык!