Актаныш районының мәдәни объектлары
Актаныш районы мәдәни объектларга бай. Актаныш районында 106 мәдәни объект эшләп килә. Районыбыз халкына Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае, 34 авыл мәдәният йорты, 30 авыл клубы, үзәкләштерелгән китапханә һәм аның җирлекләрдәге 35 филиалы, балалар китапханәсе, Актаныш муниципаль театры, «Туган якны өйрәнү музее» һәм аның Әнәк авылындагы филиалы, балалар сәнгать мәктәбе һәм аның авыл җирлекләрендәге 10 филиалы мәдәни хезмәт күрсәтә. «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле- Актанышның гына түгел, Татарстанның, Россиянең горурлыгы.
-
Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты
Тасвирлама: Актанышның район мәдәният йорты 1977 елда төзелә. Мәдәният йорты ике катлы матур бина, зур сәхнәсе, 500 урынга исәпләнгән уңайлы тамаша залы бар. Бинада балалар сәнгать мәктәбе, муниципаль театр, район үзәкләштерелгән китапханәсе, ЗАГС урнашкан.
Эш вакыты: дүш-җом 8:00 – 18:00
Телефоннар: - +7(85552) 3-12-83
- +7(85552) 3-12-85
Социаль челтәрләр: https://vk.com/id761213386
Адресы: Тынычлык проспекты, 62 нче йорт
-
Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Тасвирлама: 1966 елда Актаныш районы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесендә бик күп талантлар ачыла. Биючеләр беренче тапкыр Казанга барып, телевидениегә язылалар. Күмәк хуҗалыклардан акча күчереп, биючеләргә Казанда махсус татар милли киемнәре тектерәләр. Биючеләр башкалага пароход белән баралар. Агыйдел буйлап барганда, яшьләр Казаннан кайткач та таралышмаска, ансамбль булып оешырга сүз куешалар. Яңа ансамбльгә «Агыйдел» исемен кушалар.
Эш вакыты: дүш-җом 08:00 – 16:00
Телефон: - +7(85552) 3-28-27
Социаль челтәрләр: https://vk.com/gapit_agidel
Адресы: Актаныш авылы, Бакча урамы, 24 нче йорт
-
Актаныш районы үзәкләштерелгән китапханәсе
Тасвирлама: Актаныш районы үзәкләштерелгән китапханәсе Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортының уң канатында урнашкан.
Эш вакыты: дүш-җом 08:00 – 19:00, шим 08:00 – 16:00
Телефон: - +7(85552) 3-12-87
Социаль челтәрләр: https://vk.com/sentrbibl
Адресы: Тынычлык проспекты, 62 нче йорт
-
Актаныш Балалар сәнгать мәктәбе
Тасвирлама: Актаныш Балалар сәнгать мәктәбе 1971 елда район мәдәният йорты каршында үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Мәктәп 50 елдан артык сәләтле балаларның талантларын ачу буенча колачлы эш алып бара.
Эш вакыты: дүш-җом 8:00 – 20:00
Телефон: - +7(85552)3-12-93
Социаль челтәрләр: https://vk.com/public217251954
Адресы: Тынычлык проспекты, 62 нче йорт
Актаныш районының авыл җирлекләре элек-электән милли сәнгатьне, талантларны тудыручы, үстерүче уңдырышлы туфрак булып тора. Актаныш районы республика һәм илебез сәнгатенә эстрада, опера, филармония, дәүләт ансамбльләре җырчы- биючеләре, нәфис сүз осталары, оста гармунчылар, педагоглар, композиторлар, театр артистлары, драматурглар, музыка-театр белгечләре, шагыйрьләр, профессиональ рәссамнар, скульпторлар һәм башка мәдәният әһелләре тәрбияләп-үстергән төбәк.
Районыбызның гүзәл табигате дә безгә иҗат ялкыны бүләк итә. Җырларда җырланган Сөн, Ык, Кама, Агыйдел елгалары, бихисап күп чишмәләре халкыбыз күңеленә моң булып күчә, җырлы, моңлы, гармунлы, көйле итә, вакыт дәрьясында юкка чыккан авылларыбыз бездә шагыйрь җанын уята, милләт, халык иреген яклап чыккан каһарманнарыбыз рухи көч өсти, борынгы мәчетләребезнең, дин әһелләребезнең яшәү рәвеше тарихлы, иманлы итә. Шушы бай мәдәни мирасыбыз нигезендә районыбызда төрледән-
төрле мәдәни чаралар туа. Этнографик күргәзмәләр, кече комплекслар, һәр җирлекнең шәжәрәләре булдырылды, фольклор фестивальләр, бәйрәмнәр, авылдашлар җыеннары, авыл, урам, чишмә көннәрен үткәрү, тарихи-табигый атамаларны өйрәнеп, алар буенча виртуаль сәяхәтләр эшләү, һәр авылның гимн-
җырын булдыру, җирлекнең тарихи картасын эшләү юнәлешендә зур эш башкарыла. Шулар белән беррәттән авыллларда мәдәни тормыш активлаша, яңа масштаблы мәдәни формалар килеп керә.
Район мәдәниятенең яшәеше Бөек Ватан сугышы елларыннан бирле үткәрелеп килүче үзешчән сәнгать һәм театр коллективларының смотр бәйгеләрендә, егерме елдан артык уздырылып килүче ШТМ-шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе уеннарында ачык чагыла.
Бүген Актаныш районында илледән артык үзешчән театр эшли, шуларның унысы «Халык театры» исемен йөртә. Актаныш халык театры 2019 нчы елдан муниципаль статуста иҗади эшен дәвам итә. «Идел-йорт» регионара халык театрлары фестивалендә Актаныш районы театр коллективлары берничә тапкыр Гран-при һәм призлы урыннар яулады.
2023 елда Актаныш районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесендә беренче урынга лаек булды.
Район мәдәният тормышында 50 еллык тарихка ия Актаныш балалар сәнгать мәктәбе аерым урын тота. Мәктәп өч юнәлештә- җыр, бию, рәсем юнәлешләрендә балаларыбызга өстәмә белем бирә. Хореография, фортепиано, баян, рәсем сәнгате, скрипка, тынлы һәм кыллы инструментлар, вокал бүлекләрендә 500 дән артык укучы шөгыльләнә.
Патриотик тәрбия бирүче, халкыбызны сәләмәт яшәү рәвешенә тартучы, гаиләләребез, дәүләтебезнең ныклыгын булдырырдай матур мәдәни үрнәкләребез, авыллары белән сәхнәгә чыгарга атлыгып торган чын сәнгатькәрләребез, ветераннарыбыз, яшь буын вәкилләре, үзебезгә генә хас моңнарыбыз, иҗатыбыз, сәнгатебез, яшәешебез, тарихыбыз бар. Бу – иң олы байлык!