Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актаныш районы үзәкләштерелгән китапханәсе

Актаныш районы үзәкләштерелгән китапханәсе
  • Тасвирлама:

    Актаныш районы үзәкләштерелгән китапханәсе Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортының уң канатында урнашкан.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 19:00, шим 08:00 – 16:00

  • Телефон:
    • +7(85552) 3-12-87
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Тынычлык проспекты, 62 нче йорт

Актанышта китапанә барлыкка килү 1926– 1927 елларга барып тоташа. Китапханә 200-300 нөсхә китап белән аерым торак йортта ачыла. Бу йортта эшләүчеләрне китапханәчеләр дип түгел, ә «избачлар»дип атаганнар. Соңгы елларда Актаныш китапханәсе зур үзгәрешләр кичерде. «Мәдәният» милли проекты кысаларында китапханәгә капиталь ремонт ясалды, яңа китаплар, уңайлы мебель, заманча җиһазлар кайтты. Китап йортын модернизацияләүгә 10 миллион сум бүлеп бирелде. Китапханә балалар һәм өлкәннәр өчен заманча интеллектуаль һәм ял итү үзәгенә әверелде, анда уку, актив аралашу, кызыклы шәхесләр белән очрашу, иҗади мөмкинлекләрне ачу, социаль проектларда катнашу өчен барлык шартлар тудырылган. Китапханә фондында әдәби, фәнни-популяр, аудио һәм электрон китаплар бар.