Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актаныш районында кая барырга була?

Җырларда җырланган Агыйдел елгасы янындагы Актанышка килүчеләр иң элек аның табигатенә, чиста-пөхтә булуына, төзеклегенә соклана. Туристларда Актаныш турында тагы да күбрәк белер өчен кайларга барырга була икән, дигән урынлы сорау туа. Актанышлыларның үзләре өчен дә районыбыздагы туризм өлкәсе кызыклы булыр.

Актаныш районы — Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендәге энҗе бөртегенә тиң төп административ районнарының берсе. Актаныш –Татарстанны, бөтен татар халкын дөньяга таныткан беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм «Моң патшабикәсе» исеменә лаек булган мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың да туган ягы. 

Әлбәттә мондый күренекле шәхесләр биргән төбәк белән танышу һәркемгә кызыклы булыр.

                                        Актаныш районында кайларга барырга була?

Туган ягыбызга М-7 федераль юлы белән кунакка кайтучыларны иң элек Татарстанның Беренче президенты, Россия Каһарманы Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәк авылына чакырабыз. Керү юлында кунакларны авыл исеме язылган аншлаг һәм Россия президенты Владимир Путинның Минтимер Шәймиевның кулын кысып торган зур реклама щиты каршы ала.

Әнәк авылы «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы белән данлыклы.

Комплекс 2020 елда төзелде, анда М. Ш. Шәймиев бюсты, Шәймиевләрнең гаилә агачы һәм Татарстанның беренче Президенты биографиясен чагылдыручы башка арт-объектлар бар. Минтимер Шәрип улы туып-үскән өйдә аның әтисенең исеме белән йөртелүче Шәрип Шәймиев музей-йорты эшли. Шәрип Шәймиев музей-йорты – Актаныш районының «Туган як музее» филиалы.  

«Туган як музее» фондында төбәгебез тарихын, үткәнен, бүгенгесен чагылдырган бик күп экспонатлар, документлар тупланган. Еллар буена берәмтекләп җыелган бай хәзинә- ядкарьләр Туган илебез, аның табигате, мәдәнияте, халкыбыз тарихы, Актанышның танылган, тарихта якты эз калдырган шәхесләре турында күп нәрсә сөйли.

Актанышка килүчеләр халкыбыз батырлыгына дан җырлаучы «Җиңү» паркын да игътибарсыз калдырмас. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында бар көченә илебез азатлыгы өчен көрәшкән геройлар, тылда Җиңү көнен якынайткан өлкәннәр, хатын-кызлар, балаларга багышланган һәйкәл-бюстлар халкыбызның батырлыгын, фидакарьлеген тасвирлый.

«Җиңү» паркында Әфганстан, Чечня сугышында башын салган якташларыбызның портретлары ясалган, исемнәре уеп язылган стелалар янында төрле юнәлештә хәрби хезмәт юлы үтеп Ватаныбыз алдында изге бурычын үтәгән райондашларыбызга багышланган һәйкәлләрне дә күрергә була. 

«Ленин», «Мәдәният», «Актаныш басмалары» ял парклары, мәдәният объектларында булганнан соң сез Актанышның никадәр уникаль, бай тарихлы, мәдәни төбәк икәненә тагы бер кат инанырсыз.

 

 

 

 

.