Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актанышның «Мәдәният» паркы

Актанышның «Мәдәният» паркы
  • Тасвирлама:

    Актанышның «Мәдәният» паркы районыбызның мәдәният- сәнгатенә багышланган ял итү урыны.

  • Адресы:

    Актаныш авылы, Мәдәният паркы

Актанышның «Мәдәният» паркына килүчеләрне керү өлешендә үк татар халкының моң патшабикәсе, якташыбыз Әлфия Авзалованың һәйкәле һәм Актанышның сәнгать дөньясында танылган шәхесләре аллеясы каршы ала. Паркның нәкъ уртасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле. Шулай ук биредә Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбызның исемнәре урын алган. Парк эчендә Актаныш гармунчыларына багышланган стела да бар. Парк төрле бәйрәм чаралары, мәдәни кичәләр үткәрү өчен уңайлы эшләнгән. Кайткан кунакларга районның мәдәни дөньясы белән танышу, экскурсияләр ясау өчен Татарстанның иң күркәм мәдәни урыны буларак тәкъдим ителә ул. Балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү урыннары, гашыйк парларны чагылдырган сын- паркка аеры бер ямь биреп тора. «Мәдәният» паркы Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае каршында урнашкан.