Актанышта кайда ял итәргә мөмкин? Әлбәттә, ял паркларында!
Актанышыбызга ямь биреп торучы парклар һәм скверлар – елның дүрт фасылында да җирле халыкның һәм туристларның иң яратып йөри торган урыннары. Татарстан Республикасында гамәлдә булган төрле программалар нәтиҗәсендә аларның саны елдан-ел арта.
-
Актанышның «Җиңү» паркы
Тасвирлама: Актанышның «Җиңү» паркына килүчеләрне «Билгесез солдат» һәйкәле каршы ала. Аның аяк астында- мәңгелек ут яна. Һәйкәлнең уң ягында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исемнәре уеп язылган стелалар урнаштырылган, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган райондашларыбызның портрет- рәсемнәре куелган.
Адресы: Актаныш авылы, Җиңү паркы
-
Актанышның «Ленин» паркы
Тасвирлама: Актанышның «Ленин» паркы 2017 елда Татарстан Республикасының «Җәмәгать урыннарын үстерү» программасы кысаларында төзекләндерелде. Паркның уртасында Ленин бюсты урын алган
Адресы: Актаныш авылы, Ленин паркы
-
Актанышның «Мәдәният» паркы
Тасвирлама: Актанышның «Мәдәният» паркы районыбызның мәдәният- сәнгатенә багышланган ял итү урыны.
Адресы: Актаныш авылы, Мәдәният паркы
-
Актанышның «Иске Идел» ял паркы
Тасвирлама: Актанышның «Иске Идел» ял паркында төзү- төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасында игълан ителгән «Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү» программасы кысаларында башкарылды. Аның гомуми мәйданы 8,9 мең. кв. м.
Адресы: Актаныш авылы, Үзәк урамы, 214
-
Актанышның «Актаныш басмалары» ял паркы
Тасвирлама: Актанышның «Актаныш басмалары» ял паркы 2016 елның 15 августында рәсми төстә файдалануга тапшырылды.
Адресы: Актаныш авылы, «Актаныш басмалары» ял паркы