Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты
  • Тасвирлама:

    Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты –Татарстанның Актаныш авылында урнашкан дәүләт мәктәбе. XXI гасырда милләткә хезмәт итүче һәм дөньяны үзгәртүче татар зыялыларын һәм лидерларын тәрбияләү максатыннан 2011 елда Министрлар Кабинеты карары нигезендә ачыла. Гимназия Татарстанның иң яхшы 100 мәгариф учреждениесе рейтингына керде, авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләр арасында беренче булды. 100 урынлык заманча пансионы булганга күрә, гимназия «Тулы көнлек мәктәп» режимында эшли. Ерак төбәкләрдән килгән укучылар шимбә- якшәмбе көннәрендә дә пансионда кала ала. Укучылар көненә 5 тапкыр сыйфатлы кайнар ризык белән дәүләт хисабына түләүсез туклана, ашханә хәләл ризык белән тәэмин ителгән. Һәр укучының казанышлары гимназиякүләм рейтингта баллар белән бәяләнә. Иң югары балл туплаучы укучылар җәй көне чит илдә ял итә һәм инглиз телен камилләштерә. Соңгы елларда укучыларыбыз Мальтада, Испаниядә һәм Чехия ял итеп кайттылар. Гимназиядә әхлак тәрбиясе кертелгән, теләге булган укучыларның якында гына урнашкан мәчеткә йөрергә мөмкинлекләре бар. Бердәм милли дресс-код бар. Укучыларның сәламәтлеген кайгырту югары дәрәҗәгә куелган. Пансионда яшәүчеләр өчен һәр көнне иртәнге күнегүләр, кичләрен чаңгыда шуу, боз сараенда шөгыльләнү, футбол, баскетбол, волейбол, бадминтон түгәрәкләре каралган. Атнага кимендә бер тапкыр һәр укучы бассейнда йөзә. Гимназиянең өстенлекле ягы – өстәмә белем бирү программасы. Анда милли тәрбия бирүче дәресләр дә, инглиз һәм төрек телләре, философия, психология, латин теле, хореография, вокал, менталь арифметика, программалаштыру, 3D- модельләштерү, шахмат, дебатлар, лидерлык дәресләре дә бар. Җәй көннәрендә гимназия-интернат базасында “Бүләк” төбәкара милли-мәдәни профильле сменасы уздырыла. Бу – җәйге мәктәп чоры: укучылар күңелле итеп ял итеп кенә калмыйлар, файдалы күнекмәләр дә үзләштерәләр, олимпиадаларга әзерләнәләр, чит илләрдән килгән остазлар белән инглиз телен өйрәнәләр. Сменаларда гимназия укучыларыннан тыш Россиянең 20ләп төбәгеннән балалар ял итә. Укытучылар һәм тәрбиячеләр коллективы – чын профессионаллар. 3 Татарстанның Атказанган укытучысы, 4 Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы ияләре, 4 Татарстан Республикасының «Мәгарифтагы казанышлары өчен» Күкрәк билгесе ияләре эшли монда. Коллективның 62% югары категорияле белгечләр. Гимназия укытучылары БДИ комиссияләре экспертлары да әле. Гимназия укучылары – олимпиадаларда җиңүче һәм призерлар. “Хәзинә” бию ансамбле, “Ак нур” вокаль коллективы республика бәйгеләрендә даими җиңүләр яулый, Актанышның горурлыгы булып тора. Быел бу коллективлар санына курайчылар төркеме дә кушылды. 2019 елда гимназиядә Әлфия Авзалованың беренче музее ачылды. Заманча җиһазланган интерактив музейда татар халкының бөек җырчысының тормышы һәм иҗаты белән танышырга, татарча караоке җырларга, уникаль экспонатларны күрергә була. Гимназиянең “Сәйярә” иҗат төркеме татар телендә Шекспир иҗаты нигезендә театраль эскизлар куя. Бу – эксперименталь форматта эшли торган кабатланмас коллектив. Актаныш гимназиясе – ул киләчәккә юл. Безнең укучылар Казан, Чаллы, Мәскәү вузларында, чит ил университетларында белем ала, үзләрен креатив индустриядә, фәндә, медицинада, юриспруденциядә, инженер һөнәрләрендә таба. Белем алу, яшәү һәм туклану түләүсез.

  • Директор:

    Хәева – Хәмитҗанова Венера Хәмәтнәсыйх кызы

  • Телефон:
    • +7(85552) 3-41-81
  • Электрон почта:

    gaou.ggi@gmail.com

  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/aktanysh/gimnaziya

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3 а йорты